Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы бизнесы – өстенлекле кешеләр өчен

    Иске Үзи авылыннан фермер Геннадий Петрушковның – эшчәнлек юнәлеше үзенчәлекле.

    Тормыш эше итеп ул теплицада яшелчәләр үстерүне сайлаган. Мондый җитештерүчеләр районда бармак белән генә санарлык. Фермер баштан чынга ашмаслык булып тоелган бөтен планнарын тормышка ашыра алган. Геннадий Николаевичның теплица хуҗалыгы яхшы табыш китерә. Һәм җирдә эшләргә теләгән кешеләр өчен бу – менә дигән үрнәк.
    Ул яшелчәчелек белән 30 елдан артык шөгыльләнә. 

    – Беренче теплицаны 1981 елда ук төзегән идем, – дип сөйли фермер. – Ул вакыт өчен ябык типлы помидорлар һәм кыярларны елның салкын вакытында үстерү башка сыймаслык вакыйга иде. Әмма безнең барысы да уңышлы барды. Шуңа күрә эшне киңәйтү турында уйладык.

    Туганнары башта кире уйларга киңәш иткәннәр, бу эш аларга табышсыз булып тоелган. Әмма хуҗа һәм аның тормыш иптәше Галина Андреевна үз эшләрен кыю башкарганнар. 2015 елда Геннадий Петрушков ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша яшелчәчелек эшчәнлеген үстерүгә 1,5 миллион сум акча ала.

    Средстволар уңышлы тотылган һәм ул хәзер чын мәгънәсендә җимешләрен татый. Хәзерге вакытта фермерның һәрберсе 6 шар сутый булган 3 теплицасы бар. Болар биеклеге 3 метрдан артык булган, ике кат полиэтилен пленка белән капланган (вакуум ясый, җылы саклый) ангарлар.

    Монда кыярлар, помидорлар, петуния чәчәкләре үстерелә. Салкын вакытта теплицалар җылытыла, тамчылап сугару системасы тоташтырылган (су торбалар аша тамырларга килә). Мондый сугару төре тамырларга теләсә нинди механик тәэсирне тыя, турыдан-туры тамыр системасына килгән кирәкле күләмдә су максималь уңыш алу мөмкинлеген бирә.

    Үрентеләр өчен элиталы орлык материалы һәм махсус туфрак (сатып алынган) кулланыла. Һәр үсемлек теплицалар хезмәткәрләре оста әзерләгән төргәкләрдә үсенте бирә. Һәм чәчүдән уңыш җыюга кадәр бөтен ботаника процедураларын үсемлекчеләр үз эшләрен оста белеп башкаралар. Сезонда көн саен плантациядән 250 килограммга кадәр өлгергән кыяр һәм помидор җыеп алына.

    Продукцияне даими сатып алучылар ала, күп өлешен – район халкы. Апрель азагыннан  авыл хуҗалыгы предприятиесе хуҗасын  Аксубайда үз продукцияләрен сатуда күреп була. Кемдер базарда үзләре сатып алганны яңадан сата һәм үсемлекләрнең нинди шартларда үскәнлеген белми, ә фермер һәм үстерелгән кыяр һәм помидор өчен җавап бирә ала. Һәм төрле төсләрдәге петунияләрне дә йортлар территорияләрен бизәү өчен шунда ук сатып та алалар. 

    Авыл хуҗалыгы бизнесы – җиңел эш түгел, ул хезмәт сөючән, максатына омтылучан, авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле булган кешеләр өчен. Ә фермер – нәкъ менә шундыйлардан. Аннан тыш – Петрушковларның зур хуҗалыгы бар, үгезләр үстерәләр. Хуҗа озак вакыт умартачылык белән дә шөгыльләнгән.

    Петрушковлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. кызлары – хуҗалык алып баруда әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре, туган йортларына кайтуга шунда ук түтәлләр янына ашыгалар. Фермер хуҗалыгында рәсми рәвештә ике кеше эшкә урнашкан.

    – Әлбәттә ки, нәтиҗә алу өчен – бик күп эшләргә кирәк, – дип сөйли фермер. – Шундый зур хуҗалык алып барганда – бер нәрсәне дә күз уңаеннан ычкындырырга ярамый. Температураны күзәтү, тәрбия – уңыш җыеп алуга кадәр. Шундый ритмда яшибез, ә башкача тормышның нинди яме бар?

    Фото из личного архива Геннадия Петрушкина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: