Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл җирлеге тормышыннан бер ел

Авыл җирлеге хакимиятенең төп бурычы - халыкның тормыш сыйфатларын яхшырту, территория тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итү.

Бигрәк тә төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Җирле үзидарә органнары да, предприятие, оешма җитәкчеләре дә, халык та үзләре яшәгән почмакны тагын да матуррак, уңайлырак итү теләге белән берләшкән.

Составына Савруш, Иске Савруш, Түбән Савруш авыллары һәм Васильевка поселогы кергән Савруш авыл җирлегендә торак-коммуналь тармакны яхшыртуга юнәлдерелгән бик күп чаралар үткәрелгән.

Түбән Саврушта асфальт юл салынган. Аның озынлыгы 1200 метр тәшкил итә. Эш максатчан программа буенча федераль бюджеттан финансланган. Үзара салым акчасы хисабына авылларда урамнарны төзекләндерәләр, Иске Саврушта буаны ремонтлаганнар. Быел озынлыгы 880 метр тәшкил иткән Иске Савруш авылына керү юлына вак таш түшәгәннәр.

– Элекке елларда яңгырдан соң, авыл эченә узып булмый иде, машиналарны хәтта төнлә олы юл буенда калдырырга мәҗбүр идек, – дип сөйли Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Хәзер авыл кешеләренең өйләренә кадәр таш юлдан кайту мөмкинлеге бар. Форсаттан файдаланып, авыл халкы һәм шәхсән үз исемемнән, булышлык күрсәткәне өчен район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәт әйтәсем килә.

Шулай ук авылда яңа гыйбадәт бинасы пәйда булган, аның төзелешенә җирле халык акчасын да жәлләмәгән, вакытын да кызганмый. Бу бинаны торгызуга Олег Пильщиков, Федор Николаев үзләреннән саллы өлеш керткәннәр.

– Төзелеш эшләрендә бетон заводы директоры Дамир Вәлиуллин, Александр Петров һәм Борис Водышевның төзелеш бригадалары хәйран көч куйды, – дип сәйли Андрей Георгиевич. – Гыйбадәт бинасын сафка бастыру эшеннән бер генә кеше дә ягада калмады, һәркайсы булдыра алганча үз өлешен кертергә тырышты.

Гыйбадәт бинасы өчен куполны җирлектә яшәүче тимер эше остасы Борис Маркелов үз куллары белән ясаган. Нигез салу эшләре дә аның катнашыннан башка узмаган, барлык эретепябыштыру мәшәкатьләре дә останың уяу җитәкчелеге астында башкарылган.

2019 елның 7 декабрендә авыл изгесе Екатерина көнендә яңа гыйбадәт бинасында беренче хезмәт узды

Кыш көне җирлек территориясен кардан чистартуда Такталыдан Мөнир Галиуллин ярдәм итә икән. Савруш авыл җирлеге җитәкчелеге аның белән килешү төзегән, ә түләү үзара салым программасы буенча җыелган акчадан исәпләнелә. Иске Савруш авылының яңартылган мәдәният учагында мәдәни-күңел ачу чаралары даими узып тора.

Бинаны ремонтлау эшләрен отылган грант акчасы хисабына гамәлгә ашырганнар. Методист Людмила Чуракова һәм сәнгать җитәкчесе Светлана Колесникова үз эшләрен актив һәм бөтен көчләрен, фантазияләрен куеп алып баралар.

Халык ярдәме белән һәр авылда зират тирәләре төзекләндерелгән – җәйге айларда үләннәрне даими чабып торалар, карт агачларны кискәннәр, яңа койма белән әйләндереп алганнар, өйчекне яңартканнар. Авылларда чисталыкны да үзләре контрольдә тоталар, урамнарга бер чүп тә төшермиләр, бары тик билгеләнгән көнне, махсус техника килгәч кенә алып чыгалар.

– Әлбәттә инде, биләмәләрне тәртиптә тоту – бер хакимиятнең генә түгел, территориядә яшәгән һәр кешенең тырышлыгы. Якташларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә, уртак эштә барыбыз да катнашсак иде һәм санкциясез чүплекләрнең пәйда булуына юл куймасак иде, – диләр җирле үзидарә хезмәткәрләре.

Алар шулай ук төзекләндерү эшләрендә, чистарту буенча өмәләрдә актив катнашкан кешеләргә рәхмәт әйтәләр. Авыл җирлеге хезмәткәрләре, үзләре яшәгән тирәлеккә ихтирам күрсәтеп, төзекләндерү белән һәр көнне диярлек шөгыльләнәләр. Үләннәрне чаптыралар, көнкүреш калдыкларын җыялар, коймаларны агарталар, буйыйлар.

Яшелләндерү турында да онытмыйлар. Авыл җирлеге, клуб хезмәткәрләре һәр елны авылны чәчәкләргә күмәләр, Чистай ягыннан районга кергән юл читендәге чәчәк түтәлләре дә шулай ук Савруш авыл җирлегендә яшәүчеләр хезмәте. Иске Савруш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ирина Герасимова җитәкчелегендә авылда белем бирү процессы югары дәрәҗәдә үсә.

Белем бирү учреждениесе күп еллардан бирле белем бирү сыйфаты буенча районның төп мәктәпләре арасында лидерлыкны тота. Мәктәптә шушы авылда яшәүче 36 укучы белем ала. Башка авыллардан укучыларны Савгачка мәктәп автобусында йөртәләр.

Авылда медицина хезмәткәрләре, һава торышының нинди булуына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыгалар. Авыл җирлеге территориясендә 3 фельдшер, тиешле медицина ярдәмен сыйфатлы күрсәтеп, үз эшләрен һөнәри дәрәҗәдә башкаралар.

– Безнең эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә, – дип сөйли Васильевка ФАПы фельдшеры Светлана Назарова. – Авыл фельдшеры – ул гаилә табибе. - Авыруларны кабул итүдән, чакыру буенча йөреп чыгудан тыш, профилактик чараларны, район поликлиникасы табиблары язган дәвалау курсларын гамәлгә ашырабыз.

– Хәвефле хәлләргә бәйле күрсәтелгән ашыгыч ярдәм турында сөйләгәндә, Иске Татар Адәмсуы авылы янгын сүндерүчеләр командасына рәхмәт әйтәсе килә, – дип сөйли Савруш авыл җирлеге башлыгы. – Рәзим Морадыймов һәм Рузаль Мостафин бәла килгәндә безгә ярдәмгә ашыгалар, үзләренең бурычларын, вазыйфаларын җаваплы үтиләр.

– Андрей Георгиевич, Сез ничек уйлыйсыз: җирлек башлыгы – ул вазыйфамы, сәләтме, яисә гади эшме?

– Мин бу хакта беркайчан да уйланмадым. Минем өчен бу мөһим түгел. Иң мөһиме – җирлек ямьләнсен, чәчәк атсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышып, үзеңә тапшырылган бурычларны тайпылышсыз үтәү. Планнарны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән кешеләрнең барысына да тагын бер кат рәхмәт әйтәм. Шуңа ышандым, җирлекнең социаль-үсеш мәсьәләләрен бары тик берләшеп кенә хәл итеп була. Үзара аңлашу һәм, бер-береңне ишетә белү – уңышлы эшчәнлек нигезе.

Савруш авыл җирлеге, район хакимияте, авылның актив кешеләре белән берләшеп, үз агымында яшәп ята. Көнүзәк мәсьәләләрне бергә хәл итәләр, бәйрәмнәрне бергәләп уздыралар, ветераннарны бергәләп хөрмәтлиләр, авыл тирәлекләрен бергәләп төзекләндерәләр. Башкача була да алмый.

Андрей Георгиевич Кузьмин 1969 елның 22 ноябрендә Иске Савруш авылында дөньяга килгән. 11 сыйныфны тәмамлап, 1987 елда педагогия институтына укырга керә. 1988 елда армиягә алына, Урта Азиядә хезмәт итә. Институтны тәмамлаганнан соң, 1993 елдан 1996 елга кадәр 2 нче Аксубай урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.

Аннары укытучылык хезмәтен Иске Савруш мәктәбендә дәвам итә, аның директоры була. 2008 елдан Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгән. Өйләнгән, ике баласы бар.

Фотолар Савруш авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев