Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл булмаса, Дәүләт тә булмаячак

Район авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары уза, анда яшәүчеләр турыдан-туры хакимият вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә, теләк, дәгъваларын белдерә алалар.

Иске Ильдеряк һәм Иске Кармәт авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары район башлыгы Камил Гилманов, җирле хакимият вәкилләре һәм халык катнашында узды. Авыл җирлекләре башлыклары көн тәртибенә берничә мәсьәлә керттеләр. Очрашуның төп темалары булып халыкны вакцинацияләү һәм торак пунктларны төзекләндерү турында сөйләшү иде.

Үзара салым программасы, район хакимияте ярдәме, битараф булмаган халык ярдәме белән күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп була. Җирлекләрдә асфальт юл салынган, авылларда урамнарның бер өлешенә вак таш җәелгән. Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, социаль объектларны, мәгариф учреждениеләрен саклау өчен күп нәрсә эшләнә. Капиталь ремонттан соң Иске Ильдеряк авылында 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды, Чуаш Енорускиносы мәктәбендә косметик ремонт үткәрелде.

И с к е И л ь д е р я к а в ы л җирлегендә яшәүчеләр очрашуда салкын су белән тәэмин итү, Чуаш Енорускиносында күперне реконструкцияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Иске Кармәт авыл җирлегенең кискен проблемасы булып авыл мәктәбендә балалар санының аз булуы тора. Бүгенге көндә бары тик өч баланы гына кабул итү планлаштырыла. Белем бирү учреждениесе директоры Альминә Шиһапова яшәү урыны буенча теркәлү булмаганлыктан, атааналар балаларының кайда белем алачагын үзләре хәл итә, дигән фикерен белдерде. Ул кадрлар, мәктәпнең матди-техник җиһазланышы белән проблема юк, шуңа күрә балаларны район үзәгенә җибәрү зарурлыгы юк,- дип ассызыклады.

-Авыл мәктәбендә дә сыйфатлы белем алырга мөмкин, – дип билгеләп үтте директор. - Бөек татар шагыйре Хәсән Туфан шушы авылда туган һәм үскән мәктәпне ябу нигә китерәчәк дип уйлыйсыз? Бу авылны бетерүгә китерәчәк бит.

– Чыннан да, авылда мәктәп юк икән, ул авыл тиздән бетәчәк. Ә бит туган ягыңны саклап калырга кирәк. Дәүләтнең нигезе-авыл, һәм, әгәр дә ул булмаса, дәүләт үзе дә төшә. Демографик хәлне яхшыртырга кирәк. Чөнки бүген балалы яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча шулкадәр күп ташламалар һәм чаралар бар. Алардан файдаланырга кирәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы Камил Гилманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев