Аксубаево
  • Рус Тат
  • Автономлы янгын турында кисәтү җайланмасы гомерне саклап калачак

    2020 елда район территориясендә теркәлгән 48 янгында 6 кешенең гомере өзелгән, бер кеше имгәнү алган.

    Кешеләр һәлак булган һәм имгәнүләр алган янгыннар төнлә чыккан. Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге ВДПО һәм районның социаль хезмәтләре белән берлектә республика программасы кысаларында 2015- 2020 елларда күп балалы гаиләләр, инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар яшәгән 718 йортта янгын турында кисәтә торган автономлы җайланмалар урнаштырды. Бу 2740 тән артык янгын турында кисәтә торган автономлы җайланма.

    Автономлы янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Янгын турында кисәтүче җайланмаларның искәртүе аркасында татарстанлылар янгын чыгу турында вакытында хәбәрдар булдылар, республиканың 102 кешесенең, шул исәптән 9 баланың гомере саклап калынды.

    Югарыда санап үтелгән очракларда йортларда яшәүчеләр йә плитәдә әзерләнгән ризык калдырып, кибеткә киткән, йә исерек хәлдә урын өстендә йоклап яткан. Районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре шәрехләгәнчә, янгын чыккан өйләрдә һәм фатирларда янгын турында кисәтү һәм хәбәр итүнең элементар чаралары, икенче төрле әйткәндә, автономлы янгын турында кисәтү җайланмалары урнаштырылган булса, янгыннарның күбесен башлангыч стадиядә үк булдырмый калу мөмкин булыр иде.

    Автономлы янгын турында кисәтү җайланмасы төтен чыгуга эшләп китә – яктылыклы тревога сигналы кабына. Ул түшәмгә беркетелә һәм аз гына төтенгә дә тәэсир итә. Янгын чыгу куркынычын алдан кисәтү, аның таралуына юл куймау, йортларда, фатирларда яшәүчеләрне искәртү, шулай ук яна торган биналардан кешеләрне чыгаруны вакытында оештыру өчен менә шундый янгын турында кисәтү җайланмалары ярдәмгә килә дә инде.

    Автономлы янгын турында хәбәр бирү җайланмаларын гражданнар мөстәкыйль рәвештә җитештерүче завод инструкциясе нигезендә үзләре дә урнаштыра ала. Бүгенге көндә бу җайланма кешеләрнең янгыннарда һәлак булуын кисәтү буенча нәтиҗәле чара дип санала.

    – Хәбәр итү җайланмасының каты сигналы йоклап яткан тәмәке тартучыны уятырга да, плитәдә онытылган ризык турында хуҗабикәнең исенә төшерергә дә сәләтле. Бу җайланма янып китү стадиясендә үк төтенгә дә, парга да тәэсир итә, бу вакытта утны кул астында булган әйберләр – су сибеп, тыгыз япма белән каплап яисә гөл чүлмәгендәге туфракны сибеп тә сүндерергә мөмкин. Янгын вакытында төтен югары күтәрелә һәм түшәмдә туплана, ә аннары аска төшә, – дип шәрехләде Россия МЧСның ТР буенча ПР һәм УНДның Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД җитәкчесе урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Гафиятов.

    Янгын турында хәбәр бирү җайланмасын түшәмдә урнаштыру нәтиҗәлерәк. Тирән йокыга талган кешене уяту һәм кисәтү өчен бары бер җайланма җитә. Кечкенә балалары булган гаиләләр өчен, сабый курыкмасын өчен, тавыш акрынлап арту функциясе белән махсус җайланмалар эшләнгән. Шулай ук автономлы янгын турында кисәтү җайланмалары махсус янгын сигнализациясе үткәргечләре сузуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми.

    Ким дигәндә, елга бер тапкыр батареяларны алмаштыру гына таләп ителә. Һәм ярты елга бер тапкыр, тузаннан арыну өчен, җайланманы салдырып аның оптик-электрон датчиклы камерасын чистарту зарур. Төтенгә тәэсир итә торган җайланманың уртача бәясе 300 сумнан алып. Үзегез яисә якыннарыгызның торакларында датчик урнаштырып, сез мөлкәтне генә түгел, гомерне дә саклап кала аласыз. Янгын турында кисәтү җайланмасын махсус кибетләрдән сатып алырга була.

    Шулай ук янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре торак йортларда (фатирларда) янгын сүндергечләр (порошоклы, углекислоталы огнетушительләр) булуын киңәш итә. Алар ярдәмендә янгынны иртә стадиядә сүндереп, фаҗигалы нәтиҗәләргә юл куймаска мөмкин.


    Янгын килеп чыккан очракта кичекмәстән «01»,«101» яисә «112» телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итәргә.


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: