Автомобильчылар сынау үтте
ДОСААФның Аксубай җирле оешмасы командасы кичә Чистайда узган егетләр һәм кызлар командалары арасында автомобиль ярышы буенча республика конкурсының зональ этабында катнашты.
Ярышларда ДОСААФ район оешмасын 3 нче Аксубай мәктәбе укучылары Станислав Гаврилов, Анна Галочкина һәм Ольга Шугаева тәкъдим итте. Укучылар ике этапта көч сынаштылар: «Юл йөрү кагыйдәләрен белү» һәм «Автомобильне фигуралы йөртү».
Катнашучыларның һәрберсе юл хәрәкәте иминлеге сорауларына дөрес җавап бирергә, машина йөртү күнекмәләрен күрсәтергә тырышты. Яшь автомобильчеләребез, дулкынлануларын җиңеп, финишка этаплап ышанычлы килделәр.
Сынаулар җиңел булмады, чөнки һәр җавапны, трассадагы һәр хәрәкәтне техник белгечләр катгый күзәтте. Аксубай ДОСААФ командасы лаеклы чыгыш ясады, жюри тарафыннан яхшы бәя алды.
Фото: ДОСААФ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев