Аксубаево
  • Рус Тат
  • Август педсоветы: нәтиҗәләр, чакырулар, практика

    Район үзәгендә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең традицион очрашуы булды.

    Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова катнашты.

    Мәгариф учреждениеләре укучылары, хөрмәтле кунакларга өч телдә – рус, татар, чуаш телләрендә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Педагоглар мәгариф өлкәсендәге казанышлар күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр, оригиналь мастеркласслар күрсәттеләр.Август конференциясендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 11 беренче сыйныф укучысына мәктәп портфельләре тапшырылды.

    – Баланы мәктәпкә җыюшактый чыгымнар таләп итә торган катлаулы хезмәт. – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Акция, ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерүче, матур традициягә әверелде. Пленар утырышта район мәгариф бүлеге начальнигы Рәмзия Зәйдуллина узган уку елында мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә анализ ясады, балалар һәм педагогларның уңышлары турында сөйләде, аерым игътибар таләп итә торган уңай моментларны һәм проблемалы нокталарны билгеләп үтте, киләсе елга бурычларны билгеләде.

    – Бүгенге көндә район мәгариф системасының кадрлар составын яңарту проблемасы кискен тора. Фән укытучыларына ихтыяҗ бар. Быел безгә бары тик өч яшь белгеч кушылды, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Районның педагогик коллективын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән якынлашып килүче уку елы белән котлады.

    – Бу ел гади генә булмады. Узган елга карата кайбер күрсәткечләр буенча кимү күзәтелә. Әмма тулаем алганда, сез яхшы нәтиҗәләргә ирештегез. Сезнең алда амбициоз бурычлар куелган, планканы тиешле дәрәҗәдә тотарга кирәк. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең, укыту-методик берләшмәнең, педагогларның бердәм эшләве нәтиҗәсендә зур җиңүләргә ирешергә, белем бирүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкин, – дип ассызыклады министрлык вәкиле. Август конференциясе ахырында бүләкләү тантанасы булды. Иң яхшы мәгариф хезмәткәрләре күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: