Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авария бригадасы хуҗабикәләрнең өмете

Аксубай районы газ участогы хезмәткәрләре – үз эшләренең осталары, алар газ системасында килеп чыккан хилафлыкларны бик җиңел көйләп куялар, чакыруларга беренче шалтырату белән кузгалалар.

Көнкүрештә килеп чыккан күңелсезлекләр кайчакта кәефне төшерә һәм гаилә тормышын гадәти юлдан чыгарырга мөмкин. Иске Ильдеряк авылы кешесе Нина Храмова белән дә шундый хәл килеп чыккан. Пенсионер ханым менә нәрсәләр сөйләде. 

– Шушы көннәрдә көчле җил аркасында газ казаны горелкасы сүнде. Үзем берничә тапкыр кабызырга маташып карадым, булдыра алмадым. Җил тынгач кабызып булмасмы дип уйладым. Тик тырышлыгым юкка булды, берни дә килеп чыкмады. 

Озак кына маташканнан соң, газ участогына шалтыратырга булдым. Диспетчер Марина Глезденеваның басынкы тавышын ишеттем. Нәрсә булганын хәбәр иттем, өйгә кадәр ничек килергә икәнлеген аңлаттым. 

Күп вакыт узмады, авария бригадасы килеп тә җитте. Болар авария хезмәте мастеры белән слесарь - Фазыл Гафиятов һәм Рәйхат Нуретдинов, машина йөртүче Владимир Паршунин иде. Белгечләр эшне оста һәм тиз башкардылар. Алар санагыч янында газ чыгып торуын бетерделәр, горелканы чистарттылар. Барысының да ышанычлы булуына инангач, газны кабыздылар. 

Эш тәмамланган вакытта сәгать кичке сигез иде инде. Горгаз хезмәткәрләре минем проблемамны хәл иттеләр. Бу алар өчен көндәлек эш, ә минем өчен – чын мәгънәдә сөенеч. Шулай булмый ни, тормышны газсыз, җылысыз күз алдына да китереп булмый хәзер. 

Газ участогы җитәкчесе Александр Золинга мөрәҗәгать итеп, аның кул астында эшләгән коллектив бердәм, югары һөнәри осталыкка ия, алар һәр өйгә җылылык өләшәләр, дип әйтәсе килә. Бу кешеләргә хезмәтләре өчен чын күңелемнән рәхмәт белдерәм.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X