Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җаваплы ата-аналар: балалар һәм яшүсмерләр куркынычсызлыгы

Һәр баланы үзенә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә җитди карарга, тормыш куркынычлыкларын алдан күрә белергә, шәхси куркынычсызлыкның катлаулы булмаган кагыйдәләрен үти белергә, экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә нәрсә эәшләргә кирәклеген истә тотарга өйрәтү – гаилә һәм мәктәпнең мөһим бурычы. В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган «Балалар иминлеге» гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды.

Чарада район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов, ОПОП белгече Фоат Абдуллин, янгын күзәтчелеге инспекторы Рәсим Ислямов катнашты.

Алар балигъ булмаганнарга вакцинация ясау, янгын иминлеге кагыйдәләре, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләренә кагылышлы кыскача әңгәмә үткәрделәр. Район башлыгы ярдәмчесе, экстремистик юнәлешләр йогынтысына, беренче чиратта, яшьләр һәм мәктәп укучыларының эләгүе, шул рәвешле кешенең үз-үзен тотышы ничек үзгәрүе турында сөйләп, коррупциягә каршы тору, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шул исәптән «Экстремизмга-Юк» айлыгын үткәрү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Район прокуроры урынбасары, әти-әниләрне балаларның Интернет челтәрендәге гамәлләренә игътибарлы булырга, балаларының нәрсә белән шөгыльләнүләре, нинди сайтларга керүләре, кем белән аралашулары белән кызыксынырга, шулай ук балаларга челтәрләр аша килгән куркынычлылык мөмкинлекләре хакында аңлатырга чакырып, тыелган гамәлләрнең таралуына каршы тору буенча мәгълүмат җиткерде. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы ата-аналарга әйләнә-тирәдәге кешеләргә һәм вакыйгаларга игътибарлы булырга, шулай ук үзеңне, якыннарыңны мөмкин кадәр саклап калырга, янау яки шик туган очракта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.

Шулай ук, өлкәннәрнең балаларга карата төп җаваплылыгы – ул балалар гомере, сәламәтлеге һәм үсеше өчен имин мохит тәэмин итү, ата-аналар баланың һәрвакыт файдалы эш белән мәшгуль булуын: дәресләр әзерләү, спорт белән шөгыльләнү, түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүен кайгыртырга тиеш. Ата-аналар җыелышы Эльмира Җәүдәт кызының фатихасы белән тәмамланды:

– Балаларыгызга мөмкин кадәр күбрәк игътибар күрсәтегез, алар белән аралашыгыз. Бергә булганда гына без балаларны хокук бозулардан һәм төрле җинаятьчел кул сузулардан саклап кала алачакбыз, – диде ул.
 

Фото Аксубай районы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев