Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Һаваның пычрануы коронавирустан үлүчеләр санын арттыра

Бөекбританиянең Илкүләм статистика хезмәте белгечләре пандемия вакытында теркәлгән 46 мең үлем очрагына анализ ясап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Пычранган һава йогынтысы коронавирустан үлем куркынычын шактый арттыра ала. Бөекбританиянең Илкүләм статистика хезмәте белгечләре пандемия вакытында теркәлгән 46 мең үлем очрагына анализ ясап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Белгеч сүзләренә караганда, каты өлешләрнең һаваның бер куб метрына нибары бер микрограммга артуы үлем-китем дәрәҗәсенең 6 процентка артуына китерә. Аларның нәтиҗәсе башка илләрдә (мәсәлән, АКШ яки Нидерландта) үткәрелгән тикшеренүләр белән раслана һәм ни өчен мегаполисларда үлем нәтиҗәләре (процент нисбәтендә) күбрәк билгеләнүен аңлата.  

Британия галимнәренең тикшеренүләрендә билгеләп үтелгәнчә, атмосферадагы азот диоксидының артуы да үлем-китем санын арттыруга китерә. Берләшкән Корольлектә бу мөһим искәрмә, чөнки Британия шәһәрләрендә NO2 дәрәҗәсе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгән нормалардан артып китә.

Бу ике факт та үлем очракларының күбесенең һава пычранган районнарда яшәүче этник азчылыклар арасында теркәлүенә китергән, диелә докладта.

Экспертлар әлеге мәсьәләне өйрәнүне дәвам итәргә ниятли, үлгән барлык пациентларның шәхси үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. 

Шул ук вакытта Британия парламентарийлары Лейбористлар партиясеннән әзерләнгән докладны кораллауга алган инде. Алар хөкүмәтне, коронавирусның икенче дулкынының нәтиҗәләрен йомшарту өчен, һаваны пычратуга каршы көрәш өчен ашыгыч чаралар күрергә өнди.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев