Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ау этләре рингка чыкты

    Май бәйрәмнәрендә Аксубайда районара токымлы ау этләре күргәзмәсе булып узды.

    Әлеге күргәзмә быел 17 нче тапкыр үткәрелә. Анда Кама аръягы районнарыннан - Балык Бистәсе, Түбән Кама, Әлмәт  һәм хәтта Самара өлкәсеннән дә эт яратучылар килгән иде. Сабантуй ипподромында узышчы этләрнең хуҗалары  җыелды. Күргәзмәдә баш хөкемдарлар булып Татарстан Аучылык хуҗалыгы бүлегенең квалификацияле экспертлары катнаша, бу юлы 81 яшьлек Борис Исаев хөкем итте.

    Күргәзмәне тантаналы сүзләрдән башка гына ачып, эксперт ярдәмчеләре белән эшкә кереште. Токымлы этләрне яшь төркемнәре буенча рингка чакырып, токымы, яше һәм җенесе буенча бәяләделәр. Экспертларны этнең тышкы кыяфәте, характерының үзенчәлекле билгеләре һәм хәтта тешләренең  сыйфаты да кызыксындырды. Мин этчелек  белән шөгыльләнүчеләр белән дә сөйләштем. Алар ау этләренең фанатлары аз булуын әйттеләр. 

    –   Безне,  этчелек белән шөгыльләнүчеләрне,   еш кына нормаль булмаган кешеләр дип кабул итәләр, без бит  урманга ауга бармыйбыз, ә этләрне тыңлау өчен киләбез, – дип уртаклашты Николай Зеленин. Элеккеге аучылар бездән көләләр, куян яныңнан ун тапкыр узып китте, ә ул атмый, урман буйлап йөри дә йөри... этен тыңларга килгән имеш. Без этләрне тавышлары өчен, табигать тарафыннан бирелгән  аучылык  сыйфатларын үстерү өчен  тотабыз. Бүген, элекке вакытлардагы кебек үк, этчелекнең  арзан эш түгеллеген Әлмәттәге хезмәттәше дә раслады.

    –Хәзер этләр белән шөгыльләнмим, җан атарга дип килдем, этләрне тоту мөмкинлеге юк, гәрчә чыгымлы эш булса да мин гомерем буе эт асрадым. Аксубайга беренче мәртәбә генә килмәдем. Бүген монда егермеләп танышымны очраттым. Монда дусларым белән аралашу һәм әлеге күргәзмәне карау өчен килдем.
    Түбән Камадан килүче, рингка  куелган токымлы этләр арасында,  «Немецкий дратхар» токымлы этләрнең барлыгы турында кызыксынды. Ул әлеге төр токымын үрчетергә теләвен әйтте.”Эт билетларында” экспертлар бәяләвен теркәү  кирәк булган кешеләр рингка чыгуны нык көтте, алар белгечләрнең һәр киңәшенә һәм   теләкләренә колак салды.

    –  Узган ел минем Щепа үзенең яшь төркемендә икенче урынны алды, – дип уртаклашты аксубайлы Марат Мингулов. - Бүген диплом алырга дип исәп тотабыз.

    Быел аксубайлылыр  Юрий Докторов, Михаил Сулейманкин һәм Иван Казаковларның  этләре төрле яшь төркемнәрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Балык Бистәсеннән килгән  Галимовлар үзләренең эте өчен 1 нче дәрәҗә диплом яуладылар.

    Әтиле-уллы Галимовлар  Аксубай районының Аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенә күргәзмәне оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Оештыручылар оештыру моментлары һәм бүләкләр турында гына кайгыртып калмыйча, барлык кунаклар өчен дә төшке ашка учакта балык шулпасы пешерделәр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: