Аксубаево
  • Рус Тат
  • АТУТ дүрт бәйрәмне бергә уздырды

    Дүрт бәйрәмне бергә билгеләп узу Аксубай универсаль технологияләр техникумы өчен күркәм йолага әверелде.

    Ветераннар, педагоглар коллективы, техникум хезмәткәрләре Һөнәри белем бирү хезмәткәрләре көнен, Укытучылар көнен, Өлкәннәр көнен һәм Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен бәйрәм итү өчен быел да бергә җыелдылар. Алар бу бәйрәмнәрнең һәркайсын билгеләп үтүгә лаек.

    Универсаль технологияләр техникумы – Аксубай районы өчен кадрлар әзерләү йорты. Бу безнең авыл хуҗалыгы районы өчен үзенчәлекле визит карточкасы. –

    Универсаль технологияләр техникумы соңгы елларда тыштан гына түел, эчке яктан да нык үзгәрде. Бу белем бирү учреждениесе үзенең статусын «училищедан» «техникумга» үзгәртте. Быел техникумда булып киткән Татарстан Президенты, Премьер-министр сезнең тырышлыкка, куйган хезмәтегезгә, һөнәри осталыгыгызга югары бәя бирделәр. Техникумны ремонтлауга Рөстәм Миңнеханов тарафыннан өстәмә рәвештә йөз миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде – бу сезгә тагын да зуррак җаваплылык йөкли, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.

    Ул соңгы елларда техникумда күзәтелгән барлык үзгәрешләрне дә билгеләп үтте, бу үзгәрешләр артында коллективның тырыш хезмәте генә түгел (сүз уңаенда, техникумда кадрлар алмашы юк), ә җитәкче – идеяләр генераторы техникум директоры Фәрхат Аюповның бәя биреп бетергесез шәхси өлеше дә булуын ассызыклады. Шул сәбәпле, Аксубай техникумы Татарстанда матди-техник базаны ныгыту, ярдәмче хуҗалык алып бару, территорияне төзекләндерү һәм күп кенә башка юнәлешләр буенча алдынгы тәҗрибәгә ия булган техникум буларак билгеле.

    Техникум район алдында үз өстенә зур бурыч йөкләде, район башлыгы үтенече белән, белеп һәм оста хуҗалык иткәндә җирнең дә яхшылык белән җавап бирәчәген исбатлап, Яңа Кармәттәге ташландык җирләрне эшкәртүгә алды – быел техникумда көзге культуралар уңышы район буенча иң яхшысы. Район башлыгы техникум коллективын, теләсә нинди бурычны үтәргә сәләтле булган «профессионаллар командасы» дип атады.

    Техникум – барлык күләмле чараларны уздыруда районның беренче ярдәмчесе, быел Бөтенроссия Уяв бәйрәмендә, республика семинарларында катнашучыларны тукландыруны оештыру алар җилкәсенә төште. Камил Гилманов үз сүзләрен раслап, иң-иңнәр – директор Фәрхат Аюповка Аксубай универсаль технологияләр техникумы коллективына адресланган мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

    – Аксакалларыбызга, ветераннарыбызга һәм бөтен коллективка зур рәхмәт, – дип коллективка ихластан рәхмәт белдерде Фәрхат Фаат улы.

    Коллектив бүләкне, һәркемнең техникум иминлеге өчен керткән хезмәте мөһим һәм кирәкле булуын аңлап, аягүрә басып көчле алкышлар белән кабул итте. Үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә һәм белем бирүне үстерүгә керткән озак еллык тырыш хезмәтләре өчен укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Владислав Борисов, математика укытучысы Алевтина Ендерюкова, махсус дисциплина буенча педагог Гөлназ Сөләйманова, физкультура укытучысы Аркадий Детков Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Убейкинаның фидакарь хезмәте «Мәгарифтәге хезмәтләр өчен» күкрәк билгесе белән билгеләп үтелде, өйрәнү хуҗалыгы управляющие Сергей Маклаков, производствога өйрәтү мастеры Рәфис Фатушев, махсус дисциплина укытучысы Иван Узяков ТР Премьер-министрының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Кайбер хезмәткәрләр адресына район җитәкчелегенең рәхмәт сүзләре яңгырады.

    Сергей Моревка, Елена Харитоновага, Наил Гайфуллинга, Альфред Гайфуллинга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Фәрхат Аюпов җавап сүзендә хезмәтләренә югары бәя биргән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, ветераннарны, коллективны бәйрәм белән котлады. Быел алар тагын бер истәлекле датаны билгеләп үтәчәк – декабрьдә уку йортының һөнәри-техник училище статусы алуына 45 ел тула.

    – Мин үзебезнең аксакалларга техникумга нигез салганнары, аның гореф-гадәтләрен булдырганнары һәм саклап калганнары өчен рәхмәт белдерәм. Безнең уку йортын үстерүгә үзләренең өлешләрен керткән аның беренче һәм икенче директорларына ихтирам һәм хөрмәт, – диде Фәрхат Фаат улы. – Президентыбыз Рөстәм Нургали улына рәхмәт, ул безнең тулай торакка кереп, ничек эшләвебезне үз күзләре белән күреп китте. Техникумда ремонт эшләрен тәмамлау өчен безгә 114 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде. Бу залда утырган коллектив моңа кадәр дә сынатмады, киләчәктә дә сынатмабыз дип уйлыйм. Без бу акчаларны 2020 елның 1 июненә кадәр үзләштерәчәкбез.

    Директор автодромны, йөгерү юлын, тулай торак бинасын - укучылар ягын да, шулай ук гаиләләр яшәгән якны да ремонтлауны шәхсән контроле астына алып, ярдәм иткән район башлыгын аерым ассызыклады. Бәйрәмгә бүләкләнүчеләрнең, ветераннарның һәм техникум коллективының шатлыгын уртаклашырга Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, «Идел» яшьләр үзәге директоры Рамил Минеголов, район җитәкчеләре һәм башка кунаклар килгән иде.

    Кичә буена котлаулар, теләкләр тынып тормады. Бәйрәмдә катнашучылар хозурына кичәнең алып баручысы Элеонора һәм аның төркеменең җырлары, дәртле биюләре тәкъдим ителде, конкурслар уйнатылды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: