Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аталар һәм балалар мөнәсәбәте

    Бала тәрбияләү һәм аның иминлеге өчен бары тик ата-аналар җаваплы.

    Әмма, балалар белән  әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәрвакытта да ышанычлы һәм якын булмый.  

    Моның нәрсәгә китерүе һәм гаилә мөнәсәбәтләренә “җылылыкны” ничек кайтару турында без бүген башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Сергей Александров белән әңгәмә корабыз.

    — Балигъ булмаганнар  эшләре буенча комиссия нинди бурычларны хәл итә?

    – Уңышсыз балалар һәм гаиләләрне профилактикалау, социаль куркыныч хәлдә калган балалар һәм  үсмерләрне социаль-педагогик тернәкләндерү  –  комиссиянең төп бурычларыннан берсе булды һәм шулай булып кала. Комиссия шулай ук балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен дә яклый.

    — Комиссия еш җыеламы һәм нинди мәсьәләләрне хәл итә?

    – Комиссиянең эш утырышы аена ике, кайчакта өч тапкыр үткәрелә. Нинди дә булса хәвефле инцидент килеп чыкканда без ашыгыч утырышлар үткәрәбез, шулай ук  җирле структуралар: авыл советлары, мәктәпләр, медицина хезмәткәрләре эшен контрольгә алып, күчмә тикшерүләр дә  оештырабыз.

    Әлбәттә инде, гаиләләрдә, балигъ булмаган балалары булган уңышсыз гаиләләрдә, шулай ук профилактикалау системалары эш алып барган балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән һәр гаиләдә булабыз. Гаиләләр белән эш социаль яклау  хезмәте, опека органнары, полиция, белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәшгульлек үзәге, яшьләр сәясәте  органнары белән бергә үткәрелә.

    Тикшерү һәм шәхси сөйләшү вакытында гаиләгә финанс, медицина, эшкә урнаштыруда, юридик консультацияләр  бирүдә һәм башка ярдәмнәр кирәклеген ачыклыйбыз.  Максатка юнәлешле эш алып барабыз: гаиләдә килеп туган проблемаларны өйрәнәбез һәм аларны төрлечә хәл итү юлларын эзлибез.

    — Комиссия күзәтүендә социаль куркыныч хәлдә торган күпме гаилә тора?

    — Бүгенге көндә ведомствоара патронатта 8 гаилә тора, аларда балигъ булмаган 20 бала тәрбияләнә. Ата-аналар аңлап туры юлга баскан очраклар да бар. Ышандырулар һәм әңгәмәләр алып бару нәтиҗәсендә социаль куркыныч хәлдә булган 11 әти-әнинең 8е алкоголь бәйлелектән дәвалану узды. Кайчакта комиссиядә кисәтү әңгәмәсе алып бару да җитә. 

    Шулай да безнең игътибар үзәгендә торган кайбер гаиләләр белән кабат-кабат очрашырга туры килә.  Кызганыч, гаиләләрнең бер өлеше төзәлү юлына басмый, бу очракта ата- аналарга карата аларның ата-ана хокукларын чикләү яки мәхрүм итү сыйфатында чаралар күрелә.

    — Сезнең хезмәт үсмерләргә һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итә?

    – Еш кына балалар, белмичә яки гаиләдәге уңышсызлык аркасында хокук бозалар.  Өлкәннәр асоциаль тормыш рәвеше алып барган гаиләләрдә балага игътибар калмый. Өйдәге тискәре мохит балаларга начар тәэсир итә. Балаларның тормыш рәвешен, гаилә составын ачыклыйбыз, торак-көнкүреш шартларын өйрәнәбез. Кагыйдә буларак, беренче караштан ук нәтиҗә чыгарырга була.

    Үзләренең тәртипләрен үзгәртсеннәр, ата-ана буларак сабыйларын тәрбияләү  бурычларын  үтәсеннәр өчен  аларны  җаваплылыкка чакырабыз, аларга йогынты ясарга тырышабыз. Эшкә урнашырга теләкләре булганнарны – мәшгульлек үзәгенә, табибка кирәк булганда – наркологка җибәрәбез.  Балаларның мәшгульлеге, ялы, сәламәтлекләрен ныгыту, тикшерүләр һәм дәвалау оештырыла.

    Ата-аналар һәм балалар арасында үзара  диалог җайга салынмаганда, ике буын арасында аңлашылмаучанлык килеп туа, бу бигрәк тә “катлаулы яшьтәге” үсмер белән килеп чыгарга мөмкин – ата-аналар балаларын хәзерге заман тенденцияләре белән бүгенге көндә килеп туган әхлаки телдә тәрбияләргә тырышалар. Мондый очракта психологлар белән бергә ата-аналар белән дә, балалар белән дә аңлату әңгәмәләре алып барабыз.

    — Комиссиядә исәптә торган балигъ булмаганнар белән нинди эшләр алып барыла? Җәйге ял ничек оештырыла?

    — Комиссия утырышында  балигъ булмаганнар кылган җинаятьләрне, хокук бозуларны, җәмгыятькә каршы гамәлләрне  тикшергәндә, алар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр алып барыла, баланың ни сәбәпле комиссия игътибарына эләгүе тикшерелә. Алга таба  әлеге сәбәпләрне бетерүгә юнәлтелгән  чаралар комплексы билгеләнә.

    Балаларның күпчелеген без спорт занятиеләренә җәлеп итәбез, ахыр чиктә алар уңай нәтиҗәләргә ирешәләр:  ярышларда җиңүләргә ирешүчеләр дә, спорт мастерлыгына кандидатлар да бар. Мәктәп укучылары белем бирү оешмаларында да, җирлекләрдә дә, район һәм республика дәрәҗәсендә дә  төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашалар.

    Җәйге чорда мәктәптән тыш учреждениеләр, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә балигъ булмаганнарның мәшгульлеген, ялын, сәламәтлекләрен ныгытуны оештырабыз: балалар экскурсияләрдә, турпоходларда катнашалар, санаторийларга җибәрәбез.

    Мәшгульлек үзәге авыр үсмерләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итә. Әлбәттә инде, тиешле структуралар тарафыннан үткәрелгән эшләргә карамастан, балаларны тәрбияләүдә төп роль ата-аналар җилкәсенә төшә. Алар тарафыннан контрольнең йомшак булуы, ышанычлы мөнәсәбәтләрнең булмавы балаларның  хокук бозу, җинаять кылу юлына басуларына китерә.  Ата-анадан башка беркем дә балага тәрбия, наз, кайгырту бирә алмый.  

    Балаларыгызны саклагыз, алар белән күбрәк аралашыгыз, аларның нәрсә белән мавыгулары белән кызыксыныгыз, хезмәткә өйрәтегез, физик яктан көчле һәм рухи яктан ныклы итеп тәрбияләгез. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: