Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«АТАЛАН» – тел үсеше өчен

Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында мәктәп укучыларының «АТАЛАН» милли белем бирү форумы узды.

Форум Татарстанның чуаш яшьләренә берләшү мөмкинлеген бирү бурычын һәм туган телдә аралашу өчен мәйданчык булдыруны үз эченә алды. Чарада республиканың уналты районыннан 200 укучы һәм мөгаллим катнашты. Аксубайны Емелькино, Савгач, Иске Үзи, Иске Тимошкино урта һәм Яңа Тимошкино төп мәктәпләре командалары тәкъдим итте. Балалар һәм аларның укытучылары өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде.

Барлык чараларның төп шарты – гадәттә көндәлектә очраганча рус сүзләрен кыстырмыйча, фәкать туган телдә генә сөйләшү иде. Оештыручылар командалар берләшү тренингы өчен уеннар һәм күнегүләр үткәрделәр. Мавыктыргыч «Вал» этно-квесты катнашучыларны чуаш мифологиясенә алып керде. Тематик биремнәрне үтәп, укучылар халык әкиятләре геройлары белән очраштылар.

Бу чын-чынлап кискен, мавыктыргыч тамаша булды. Мондый танышудан соң, ничек инде борынгы чуашларны ниләр әйләндереп алган булуы белән кызыксынмыйсың? Форум концерт программасы белән тәмамланды, командалар анда үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясадылар. Монда җиңүчеләр билгеләнмәде.

Катнашучылар бертавыштан:

– Безнең җиңү – дуслыкта! – дип белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев