Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ата-бабаларын хөрмәт белән искә алалар

Узган гасырларда Савруш төбәге авыллары халкы җирләнгән урында хәтер баганасы тора.

Ул сәнгать белән бизәлгән, символлар һәм язулар бар. Бу үзенчәлекле мемориал. Ул койма белән әйләндереп алынган. Эчендә эскәмия бар, утырып мәңгелек турында уйланырга да була.

Бакыйлыкка күчкәннәрнең хәтерен Владимир Чураков мәңгеләштерде. Ул – Иске Саврушта туып үскән, Яр Чаллыда яши. Зират тирәли агачлар утырту аның тагын бер хыялы иде. Якташыбыз бу изге идеяне дә тормышка ашыра башлады. Ул чираттагы тапкыр берничә көнгә кече ватанына кайтты, куаклар утырту өчен чокырлар казыды. Чабаксар участок урманчылыгында утырту өчен аңа тирәк үсентеләре бүлеп биргәннәр.

Туган ягы өчен җан атучыга ярдәмгә Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин җитәкчелегендә тулы бер бригада килде. Болар Иске Савруш аавыл мдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Колесникова, Татьяна Алексеева, Сергей Ярушев, шулай ук төрле тармак ветераннары Людмила Чуракова, Валентина Васикова, Тамара Чуракова. Булышучыларның барысы да – “Саврушка” вокаль коллективы катнашучылары. Авыл кешесе Валерий Чураков утыртуда зур ярдәм күрсәтте. Саврушлылар бу әһәмиятле эштә телән катнаштылар. Бердәм эшләделәр. Барысын да кул хезмәте белән башкардылар – һәр куакны җиргә утыртып, тамырлары яхшы үсеп китсен өчен, ышанычлы итеп таптап чыктылар.

– Бу урында бөтен Савруш төбәге тарихы җирләнгән, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Безнең ата-бабаларыбыз. Күрәсең, аларны башта Савруш чиркәвенә алып кереп рухларына гыйбадәт кылганнар, ә аннары биредә җирләгәннәр. Без ата-бабаларыбызны хөрмәт белән искә алырга тиеш.

Кызыклы факт: Иске Савруш турындагы беренче язмалар 1590 ел белән даталанган.

Бу урында агачлар утырту бер чара белән генә чикләнмәячәк. Еллар узу белән аның мәйданын гомуми мохиттән тере койма аерып торсын өчен, сәрви куаклары да утырту планлаштырыла. Чәчәк атып утыручы сәрви куаклары һәм яшел тирәкләрне күз алдына китерергә була. Буыннар тарафыннан күрсәтелгән мондый мөнәсәбәткә ата-бабаларыбыз бик шат булырлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев