Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ата-бабаларыбызга хөрмәт белән

Былтыр август аенда узган гасырларда Савруш төбәгендә вафат булган кешеләр җирләнгән урында хәтер баганасы куелган иде.

Иске Савруштан чыккан ата-бабаларның истәлеген шул рәвешле мәңгеләштерү идеясен Яр Чаллыда яшәүче Владимир Чураков белдерде. Аны тормышка ашырырга Аксубай остасы ярдәм итте. Хәтер баганасын кайчандыр зират капкасы торган ноктада урнаштырдылар.

Хәтер баганасы 5 метр биеклектәге гадәти булмаган формадагы стелладан гыйбарәт. Стелла очында чуаш милли геометрик – нәсел, буыннар бәйләнеше символлары сурәтләнгән шар урнашкан. Багананың бөтен озынлыгы буенча “Ата-бабаларыбызга хөрмәт белән” – дип язылган. Аның нигезендә дә шулай ук шарлы форма бар.

Ул җирне символлаштыра, анда элек безнең бабаларыбызны чолгап алган: елга, урман, агач корылмалар (панно рәвешендә киселгән) сурәтләнгән. Багананы чокырга тыгызлап утыртып, кырыйларын тигезләп, эшне төгәлләделәр. Шул рәвешле, барысы тарафыннан да онытылган авыл җирлеге зыярәте территориясе үз билгеләнешен тапты. Багананы куюда җирле халык та катнашты.

– Миңа биш-алты яшь булган чакта, әни белән бу урыннарда сыерлар көткәнебезне хәтерлим, – дип башлады сүзен өлкән буын вәкиле Михаил Водышев. – Биредә агачтан ясалган хачлар ята иде. Ул вакытта бездә бүгенге, юл янында урнашкан яңа зират бар иде инде. Бу зыярәт турында барысы да оныткан иде.

Владимир Чураков үзенең изге миссиясен үтәү өчен Яр Чаллы шәһәреннән махсус килгән, вакыт та, акча да тапкан. Тарихны хөрмәт итүче, үткәннәр белән кызыксынучы кеше буларак, архивларда булып, узган гасыр битләрен ача ул.

– Бу борынгы зиратта бакыйлыкка күчкән саврушлылар гына түгел, тирә - юньдәге авыллардан да кешеләр җирләнгән, – дип уртаклашты ул. – Бу безнең бабаларыбыз, алар турында онытсак, бу дөрес булмас иде.

Өлкән сыйныфларда укыганда ук Владимир биредә хәтер баганасы куярга хыяллана. Моны ничек итеп эшләргә икән дип уйлана. Менә күпме еллар узгач ул, ниһаять, хыялын тормышка ашырды.

Игелекле эш дәвам иттерелде. Валерий Чураков чираттагы кайтуында багананы профнастил белән әйләндереп алган. Эшне туганнары ярдәме белән башкарган. Хәзер бу урынга килгән һәркем аның янында үзенең тамырлары турында уйланып басып тора, аның итәгенә чәчәкләр сала ала.

Владимир Чураковның тагын бер хыялы бар: элеккеге зират тирәсендә агачлар утырту.

Фото: Владимир Чураков архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев