Ата-бабалары турындагы истәлекне традицион багана белән мәңгеләштерделәр
Черемушки авылы янында, борынгы зират урынында хәтер баганасы куелды.
Черемушки авылы тормышында истәлекле вакыйга булды: йөз ел элек зират урнашкан урында хәтер баганасы куелды.
Бу урында истәлек баганасы урнаштыру идеясен Иске Саврушта туып-үскән Владимир Чураков тәкъдим иткән. Бу аның үткән гасырларда шушы җирлектә яшәгән кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча беренче мәртәбә генә фикер белдерүе түгел. Ике ел элек туган якны өйрәнүче Иске Савруш янындагы борынгы зиярат урынында һәм чукынмаган саврушлыларның гыйбадәт кылу урынында хәтер баганасы куйган иде.
Хәтер баганасы имән агачыннан ясалган. Алты метр биеклектәге агач баганага йорт, корылмалар, агач рәсемнәре чукып язылган. Шулай ук чуаш телендә хәзерге заман халкының ата-бабаларына хөрмәт белән язылган сүзләр дә бар.
Багананы урнаштыру тантанасына авыл халкы җыелды, истәлек баганасын булдыручы автор Владимир Чураков та килде. Объектны урнаштыруда әлеге авылда туып-үскән Эдуард Емельянов һәм Аксубайдан Борис Николаев зур ярдәм күрсәттеләр.
– Бу багана – ата-бабаларыбызны олылауны гәүдәләндерә, – ди Чирмешәндә яшәүче мәдәният ветераны Лидия Федотова. – Безнең буын биредә ата-бабаларыбыз җирләнгән урыннар барлыгын белә. Балалар, яшьләр дә бу хакта белсен өчен, без истәлек баганасы урнаштырырга карар кылдык.
Зинаида Леонтьева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев