Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ата-аналар укуын яңартып

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль мәгариф идарәсе органнары белән берлектә бәйге башлап җибәрде, аның максаты – гаилә уку традицияләрен яңарту.

"Укучы әни ‒ укучы ил" бәйгесенең муниципаль этабы 2020 елның 21 сентябреннән 12 октябренә кадәр узды. Анда районның 12 гомуми белем бирү оешмасы катнашты. Катнашучылар берничә номинациядә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр.

"Китап укучы әни" фотографияләр бәйгесе" номинациясендә беренче урынны Түбән Баланда мәктәбеннән Илсөя Галләмова яулады.

Оештыручылар "Иң яхшы видео" номинациясен "Әни укый", "Әни белән бергә укыйбыз" темаларына бүлделәр. Барлык катнашучылар да искиткеч һәм кызыклы видеороликлар әзерләгәннәр. Жюрига сайлау җиңел булмады. Шулай да Иске Ильдеряк мәктәбеннән Елена Посредникова һәм Надежда Нырованың эшләре иң яхшысы дип табылды.

Киләсе – "Әни язган иң яхшы әсәр" номинациясе шунысы белән кызыклы булды, анда катнашучылар үз ана мәхәббәтен һәм үз кайгыртуын шигырьләр һәм прозада чагылдыра алган. Жюриның сайлап алу нәтиҗәләре буенча беренче урынны Нина Тербукова (Яңа Тимошкино мәктәбе) алды.

Һәр номинация буенча җиңүчеләрнең эшләре бәйгенең Казан шәһәрендәге республика этабына җибәрелгән. 2020 елның 23 октябреннән 30 октябренә кадәр жюри бәйге җиңүчеләрен билгеләячәк, ә нәтиҗәләр 2020 елның ноябрендә игълан ителәчәк.

 

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев