Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аш әзерләү блогы – инде хыял түгел, ә чынбарлык

Рус Кармәте мәктәп-комплексының ризык әзерләү блогын модернизацияләү һәм ремонтлау 1 миллион 200 мең сумга төшкән.

Эшләр мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында алып барылды. Чөнки мәктәпләрдә туклануны оештыру – Татарстанның белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Рус Кармәте башлангыч мәктәбендә 4 укучы белем ала, тагын сабыйлар балалар бакчасына йөри. Икесе дә мәктәп-балалар бакчасы комплексы бинасы түбәсе астында урнашкан.

– 2019 елда бинаны капиталь ремонтлаганнан соң, ризык әзерләү блогы мәсьәләсе проблемалы булып калды. Комплексны үзгәртеп корганда – түбә, тәрәзәләр, ишекләр, җылыту системасы алмаштырылды, хәтта фасад та төзекләндерелде. Ә кухняда диварлар тузып, идәннәр җимерелеп беткән иде, азык-төлек блогы турында күптән хыялландык, – дип сөйли Рус Кармәте мәктәпкомплексы директоры Мансур Сөләйманов.

Бу белем бирү учреждениесендә яңа уку елы күңелле вакыйгадан башланды. Аш пешерү бүлмәсендә чисталык хөкем сөрә, барлык җиһазлар да яңа. Ул барлык СанПиН стандартларына туры китереп җиһазланган. Хәзер биредә заманча электр плитәсе, су җылыткыч, ис суырту җиһазлары гына түгел, яшелчәләр һәм савыт-саба ую өчен аерым урыннар бар. Өстәлләр дә тимердән эшләнгән. Мәктәп җитәкчесе аларны уку йортына техникум директоры Фәрхат Аюпов бүләк итте, дип уртаклашты.

Ремонт белән мәктәп җитәкчелеге генә түгел, барыннан да элек пешекче – Ольга Тимофеева канәгать.

– 15 ел эшләү дәверендә – бу ризык әзерләү блогында ясалган беренче ремонт. Ремонттан соң кәеф бөтенләй башка. Барлык җиһазлар да яңа, хәтта электр иттарткычы, камыр изү җайланмасы, ваклагыч та бар, барлык савыт-саба яңа. Һәм иң мөһиме – заманча, ышанычлы плитә, – дип сөйли шатлыктан балкыган пешекче.

Ризык пешерү блогында балаларның санына карап 15 кешегә әзерлиләр. Шул көннәрдә савыт-саба киптерү өчен шкаф кайтырга тиеш. Менюга килгәндә – ул төрле һәм туклыклы, чөнки азык-төлек белән тәэмин итүчеләр аны төгәл график буенча гына китерәләр. Ә пешекче, ризык тәмле булсын өчен, аны бөтен күңелен биреп әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев