Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Армиягә китү – тормышта мөһим адым

Районда армиягә алынучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

Бүгенге көннән армия хезмәте башланучылар арасында – Яңа Чуаш Адәмсуыннан Святослав Биктимиров, Урмандееводан Артур Еремеев, Чуаш Енорускиносыннан Роман Исаншин, аксубайлылар Андрей Краснов һәм Денис Панюков, Яңа Аксубайдан Виктор Моисееев, Яңа Тимошкинодан Эдуард Морев һәм Даниел Пронькин, Яңа Кармәттән Илвир Нуретдинов, Кисадан Леонид Поляев, Иске Ибрайдан Рәфис Сәгыйтов, Татар Сөнчәлесеннән Руслан Сәйфуллин.
Армиягә чакырылучыларны озату урыны – Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган обелиск янында тантаналы митинг узды, анда булачак солдатлар да, аларны озатырга килгән күпсанлы якыннары, туганнары да катнашты. Егетләрне армия сафларына озатырга район, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре килде.

– Без сезгә зур өметләр баглыйбыз – сезнең, өлкән иптәшләрегез кебек үк, намуслы хезмәт итүегезгә һәм командирларыгыз тарафыннан бары рәхмәт сүзләренә генә лаек булуыгызга ышанабыз, – дип мөрәҗәгать итте иртәгесе солдатларга район башлыгы Камил Гилманов. – Хәерле юл сезгә!

– Сезнең улларыгыз бүген тормышта иң мөһим адым ясыйлар – армиягә китәләр, – дип мөрәҗәгать итте егетләрнең әти-әниләренә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов. – Бу адым – ир-егет өчен лаеклы. Уллар тәрбияләп үстергән өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Ә егетләргә лаеклы хезмәт телим!

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та егетләргә хәер-фатихалы сүзләрен җиткерде. Юлга кузгалыр алдыннан егетләргә районнан бүләк – кул сәгатьләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X