Аксубаево
  • Рус Тат
  • Армиядә хезмәт итәргә әзерләр

    Районда чакырылыш комиссиясе эшли башлады.

    Комиссия составында районның төрле структуралары һәм ведомстволары вәкилләре эшли. Шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау, полиция, мәшгульлек үзәге, хәрби комиссариат һәм район башкарма комитеты җитәкчеләре дә җәлеп ителгән.

    Шул ук вакытта хәрби хезмәткә чакырылучыларның медицина комиссиясе эшли башлады. Үзәк район хастаханәсенә булачак солдатларны кабул итү өчен республика табиблары килде. Егетләр, табиблар кабинетларын үтеп, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе каршына басалар. Ул егетләрнең киләчәк язмышын хәл итәргә тиеш: армиягә чакырыргамы, кичектереп торыргамы яки башка карарлар кабул итәргәме?

    Район хастаханәсенең актлар залы вакытлыча  булачак ил сакчылары карамагында. Чакырылыш комиссиясе биредә утыра һәм шунда ук медицина комиссиясен узган егетләр үз карарларын көтәләр.

    Бер-бер артлы егетләр комиссия каршына басып килеп җитүләре турында хәбәр итәләр. Комиссия әгъзалары аларның документларын өйрәнәләр. Аларга килеп туган сорауларын бирәләр. Әңгәмә барышында хәрби хезмәткә әзерлек, булачак хәрбиләрнең кәефләре, кайсы  гаскәрләргә өстенлек бирүләре ачыклана. 

    – Ике тапкыр рәттән кичектерелде, мин күпме көтәм, армиягә җибәрегез!,- дип комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итүче кыю  егетләр дә бар.

     Район җитәкчелеге вәкиле Сергей Александров һәрбер чакырылучыга сорау бирә:

    - Хезмәт итәргә әзерме?

    - Әзер! – дип  җавап бирә егетләр.

    Күпчелек яшь кешеләр яисә югары яки урта уку йортларын тәмамлаучылар якын арада армия хезмәтенә китәргә теләк белдерәләр.

    – Хәзерге заман армиясенә әзерлекле белгечләр кирәк, - дип ассызыклады Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. – Алар арасында ДОСААФта Оборона министрлыгы линиясе буенча укып, хәрби-учет белгечлегенә ия булучылар да бар. Алар хәрби частьләрдә аеруча кирәк.

    Рәсми мәгълүматлар буенча, 2019 елның яз-җәй айларында Россия Кораллы Көчләре сафын 135 меңнән артык яшь кеше тулыландырачак. Алар арасында өч меңнән артык татарстанлы, ә безнең районнан  илле дүрт кеше барачак.

    Җыелу пунктыннан чакыру апрельнең өченче декадасында башланачак. Ә әлегә егетләрнең, Ватанга хезмәт итү  бурычын үтәр  алдыннан була торган соңгы әзерлек эшләре бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: