Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Армия юлын намус белән узарга кирәк

Бүген Аксубайда хәрби хезмәткә чакырылучыларны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

Төркем составында аксубайлылар Иван Бажанов, Евгений Безруков, Ринат Мөхетдинов, Артем Низамов, Әлфис Хәмитов, Иске Мокшинодан Николай Елауркин, Мюдтан Атем Малецков, Кзыл Таудан Рәсим Нуриев, Ерепкинодан Алексей Ярославлев бар. Егетләрне мәңгелек ут янында, хөрмәтләп озаттылар.

– Сез хезмәт итәргә барасыз – сезнең тормышта бу бик мөһим чор, – дип, мөрәҗәгать итте егетләргә, район башлыгы Камил Гилманов. – Бу юл кыска – хезмәт итәргә бары бер генә ел бирелсә дә, әмма аны намус белән үтәргә кирәк. Сезнең бу бурычны уңышлы үтәвегезгә ышанам. Районда төзекләндерү буенча башкарасы эшләр әле күп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, бергәләп туган төбәгебезне тагын да ямьлерәк итәрбез.

– Хезмәт чорында сезгә әти-әниләрегезне командирлар алыштырачак, – дип билгеләп үтте Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов. – Хәрби уставны үтәгез, командирларыгызны тыңлагыз – бу уңышлы хезмәтнең нигезе.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов лаеклы уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен призывникларның әти-әниләренә рәхмәт әйтте, булачак солдатларның тиешенчә хезмәт итәчәкләренә ышанычын белдерде. Чыгышлардан соң егетләргә район исеменнән бүләк – кул сәгатьләре тапшырылды. Район җитәкчесе, хәрби комиссар һәм үзәк хәрби округы инспекторы егетләрнең кулларын кысып, җылы итеп саубуллаштылар.

Аксубай егетләрен җыелу пунктына озатырга «Ватанга хезмәт итәм» Кораллы Көчләр ветераннары берлеге – Виталий Маркин җитәкчелегендә ракета гаскәрләре ветераннары берләшмәсе вәкилләре, Аксубай районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Әлфия Нурхәмитова килделәр, егетләргә уңышлы хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев