Аксубаево
  • Рус Тат
  • Архив белешмәсеннән шәҗәрәгә кадәр

    Аксубайда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын саклау проблемалары буенча күчмә методик киңәшмәсе узды.

     Архив эше буенча дәүләт комитеты вәкилләре өч мәйданчыкта эшләде. Әлеге ведомство эше буенча төп мәсьәләләр район Советы бинасында оешма һәм предприятие җитәкчеләре, гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, авыл җирлекләре башлыклары белән фикер алыштылар.

    - Архив  оешмасы турында кешеләр, гадәттә, пенсия түләүләрен яңадан карау өчен документлар тапшырырга кирәк булганда, искә алалар, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Архив һәрберебез өчен һәм гомумән җәмгыять тарихы өчен бик зур әһәмияткә ия, шуңа күрә аңа карата мөнәсәбәт тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, оешма һәм предприятиеләр архивка саклау өчен документлар бирү буенча барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп үтәргә тиеш. 

    Республика архив фондын формалаштыруда өстенлекле юнәлешләр турында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Тыңлаучылар Татарстан Республикасы архивларының 26 меңгә якын фонды барлыгын, аларда 5,66 миллион саклау берәмлеге булуы турында белделәр.

    Архивта 9-17 гасырларга караган аерым документлар, 12-19 гасырларда нәшер ителгән 2 мең сирәк китап саклана. Архив фондлары Татарстанның Идел буе Болгарстаныннан, Алтын Урдадан, Казан ханлыгыннан Татарстан Республикасы мәгарифенә кадәр үсеш тарихын чагылдыра. Бүгенге көн турында сөйләгәндә, чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, Татарстан архивларында ябылган оешмаларның шәхси составы буенча гражданнарның пенсиягә законлы хокукларын тәэмин итү өчен тиешле документларның зур күләме саклана. 

    – Һәр җитәкче үз хезмәткәре алдында киләчәктә пенсия белән тәэмин итү өчен социаль җаваплылык тота, – дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова. - Ликвидацияләнгән кайбер оешма җитәкчеләренең үз архив документларына, шул исәптән шәхси состав буенча да игътибарсыз мөнәсәбәте дәүләт архивына кергән мөрәҗәгатьләрнең дүрттән беренә, стаж һәм хезмәт хакы турында тискәре җаваплар җибәрелүенә китерде. Республика буенча соңгы өч елда 17 меңнән артык кеше лаеклы пенсиягә үзенең конституциячел хокукын раслый алмый.

    Бу исемлектә Аксубай районы территориясендә эшләгән оешмалар да бар. Киңәшмәдә шулай ук әлеге структура эшендә яңалыклар: автоматлаштырылган архив технологияләрен кертү, республиканың бердәм архив мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү, Татарстан (ТР ЕАИС), архив документларын цифрлаштыру турында да сүз барды.

    Трибунадан әйтелгән сүзләр экранда слайдлар белән үрелеп барды. 

    Хезмәт коллективлары җитәкчеләре белән архив эше буенча мөһим мәсьәләләр турында сөйләшкәндә, район мәдәният йортында җитәкчеләр урынбасарлары, оешма һәм предприятие белгечләре белән семинар дәресләре узды. Дәүләт комитеты вәкилләре архив бүлекләрен төзекләндерү, документларны тәртипләү һәм саклау шартлары турындагы һәр пунктны җентекләп аңлаттылар. Өченче методик мәйданчык Аксубайның 3нче мәктәбендә эшләде.

    Биредә укучылар белән “Минем шәҗәрәм“ дигән темага дәрес үткәрелде. Укучылар үзләренең тамырларын ничек тикшерә башлавы, ата-бабаларыбызның теге яки бу фактын раслау өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белделәр. Әлеге очрашу нәтиҗәсендә балалар үз шәҗәрәсен өйрәнү идеясе белән янып киттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: