Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Археологлар Болгарда Алтын Урда чорына караган гәрәбә остаханәсе тапкан

Экспертлар әйтүенчә, биредә рус осталары эшләгән.

Россия Фәннәр академиясенең Археология институты галимнәре Татарстанның борынгы Болгар шәһәрендә гәрәбә эшкәртү остаханәсе тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы институтның матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Остаханә Болгар дәүләтенең монголлар тарафыннан яулап алынуы белән бәйле вакыйгалардан соң Болгарда шәһәр мәдәнияте күтәрелеш кичергән чорда эшләгән. Әлеге табылдык Болгарның халыкара элемтәләре һәм шул замандагы тотрыклы сәүдә мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәсе хакында сөйли», - дип искәртте Болгарда алып барылган казу эшләре җитәкчесе Денис Бадеев.

Аның сүзләренчә, узган елда ул үз командасы белән бергә Болгарның һөнәрчеләр кварталында урнашкан базарның тирә-ягында казу эшләре алып барган. Биредә осталарның йортлары да урнашкан булган. Алар төсле металл эшкәртү, пыяладан муенса һәм йөзекләр, сөяк һәм мөгездән төрле эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнгән. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев