Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аргамак» Аксубай балаларының күңелен яулады

"Аксубай егетләре" балалар баянчылар халык ансамбле катнашучылары һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә үскән балалар Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тәкъдим иткән күчмә күргәзмә белән таныштылар.

Район туган як тарихын өйрәнү музеена күргәзмә белән танышу сәяхәте «Игелек берлеге» клубы программасы кысаларында оештырылды. Музей директоры Әлфия Нурхамәтова балаларны Татарстан рәссамнарының эшләре белән таныштырды, аның тематикасы – татар атлары һәм токымы турында сөйләде.

Көчле, матур хайваннар образларын үз эченә алган сәнгать эшләре күргәзмәгә килгән балалар күңелен яулады. Экспозициядә, эчтәлеге буенча күләмле, мәгънәле булган, республиканың иң оста рәссамнары иҗат иткән шулкадәр кызыклы картиналарны күрү – зур уңыш. Малайлар һәм кызлар, пумала осталарының искиткеч эшләре белән танышып, үзләре өчен рәсем сәнгате дөньясын ачтылар.

 

Фото: Аксубай туган як тарихын өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев