Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Апаста янгында зыян күргән ир-ат тернәкләнә алмаган

Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, хуҗа кеше мунча якканда зыян күргән.

 

Апаста янгында зыян күргән ир-ат тернәкләнә алмаган. 9 июнь кичендә Табар Черкене авылында бәхетсезлек очрагы теркәлгән иде. Бу хакта район басмасы яза. 

Районның янгын сүндерү бүлегенә мунча януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, аянычлырак хәл ачыклана. 

Хуҗа кеше көчле ут нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган. Утка тирә-күршедә яшәүчеләр җәелергә ирек куймаган, аны тиз арада сүндергәннәр. 

Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, тикшерү эшләре вакытында, хуҗа кешенең мунча ягуы, мичне озак элдерә алмый азаплангач, бензин яки тиз янып китүчән сыеклык кулланган булу ихтималы ачыклана. 

Зыян күрүче ир-ат “Ашыгыч ярдәм“ машинасы белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. Кызганычка каршы, алган җәрәхәтләрдән тернәкләнә алмыйча, аның гомере өзелә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: apastovo.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев