Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аның зирәклеге ихтирамга лаек

Хәйрия ярдәме күрсәтүче, кече ватанының патриоты, “КамАЗ“ ААҖ генераль директоры киңәшчесе Анатолий Самаренкинга 80 яшь тулды.

Районда әлеге шәхеснең исемен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Районда гына да түгел, республикада да. Анатолий Самаренкин моңа үзенең фидакарь хезмәте, максатка ирешүчәнлеге, тапкырлыгы һәм зыялылыгы белән иреште.

Анатолий Константинович Иске Мокшино авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Самаренкиннар нәселе иң борынгы гаиләләрнең берсе. Башка крестьяннар кебек, алар да колхозда бил бөгәләр, мал асрыйлар, умарта тоталар, җирдә хезмәт куялар. Әти-әниләре балаларын өлкәннәрне хөрмәт итәргә, тәртипкә, гаилә иминлеге өчен хезмәт куярга өйрәтеп үстерәләр.

– Ул вакытларда мәктәп формасы юк иде, мәктәпкә иске киемнәрдән, әмма  чиста-пөхтә йөрдек, – дип сөйли Сөнчәле мәктәбендә безнең героебыз белән параллель сыйныфта укыган Николай Львов. –  Самаренкин бик сәләтле, тәртипле, тыйнак укучы иде.

Ул бик башлы иде, беркайчан да шпаргалка кулланмады, кемнәрнеңдер әйткәнен дә көтмәде. Бигрәк тә математиканы җиңел үзләштерде. Укытучыбыз Евгений Макарович аны һәрвакыт өлге итеп куя иде. Белем алдык, мәктәп бакчасында эшләдек, бергәләп ял иттек.

Аларның яшь чагы сугыштан соңгы авыр елларга – көчле үсеш алу, төзелеш, яшьләр өчен – энтузиазм һәм карарлар кабул итү вакытына туры килә. Сөнчәле мәктәбен 1956 елда тәмамлаган чыгарылыш укучылары авыл хуҗалыгында, педагогикада, фәндә, икътисадта, район, республика, ил  төзелешендә якты эз калдырдылар. Анатолий Самаренкин да алар арасында.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул  бернинди авырлыкларсыз Куйбышев гидротехникумына укырга керә. Аннан соң  армиядә  –  ул вакыттагы ябык типтагы, төзелеп кенә килгән легендар Байконурда хезмәт итү. Хезмәт белән бергә җәмәгать эшчәнлеген дә алып бара – полкның комсомол оешмасы секретаре була, монда аның оештыру сәләте тулысынча ачыла. Комсомолда ул кешеләр белән эшләүнең беренче тәҗрибәсен туплый.

Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаганнан соң 1967-1971 елларда “Куйбышевгидрострой“да – башта мастер, прораб, өлкән прораб, участок җитәкчесе булып эшли. Җитмешенче елларда Яр Чаллыда “КамАЗ“ заводы төзелеше колач ала. 33 яшьлек Анатолий Константиновичны “Камжилстрой“ның производство-техник бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр.

1973-1978 елларда ЖБИ заводын җитәкли. Аннан ары җиде ел дәвамында – “Татсельхозводстрой“ тресты управляющие, 1985-1989 елларда –  ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, 1989-1993 елларда – “Татводмелиорация“ берләшмәсе җитәкчесе. Әлмәт районы кешеләре, Аксубай районы халкы II чакырылышта Анатолий Самаренкинны Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлыйлар.

Сиксәненче еллар азагында Анатолий Константинович авыл зираты туфрагын юган Сөлчә елгасы юлын үзгәртүгә зур көч куя. Иске Мокшино авылы үзәк биләмәдән һәм төп трассадан еракта урнашкан булса да, депутатның тырышлыгы бәрабәренә сала асфальт түшәлгән юлны һәм газүткәргечне беренчеләрдән булып кабул итә. Катлаулы үзгәртеп кору елларында  чишмәдән суүткәргеч сузыла.

– Сөнчәледә яңа мәктәп төзелеше чынбарлык таләп итте, – дип искә алып сөйли элеккеге авыл советы рәисе Нина  Орлова. –  Әмма мәктәпләр безгә генә түгел,  башкаларга да кирәк иде. Беренче әзерлек проекты министрлык кулуарларында тоткарланды. Самаренкинның сыйныфташы –  ЧИЭМ СПбГТУ ректоры Николай Савруков ярдәме белән яңа проект сатып алынды.

Без әлеге проект та югалыр дип  бераз куркып калдык. Үзебезнең мәктәпнең чыгарылыш укучысы Анатолий Константиновичка мөрәҗәгать иттек. Минем белүемчә, ул  әлеге мәсьәлә белән Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать иткән.

Тиздән телефон шалтырады һәм: “Нина, авылда мәктәп булачак“, дигән сүзләр яңгырады. Шул моменттан алып төзелеш механизмы хәрәкәткә китте. Сөнчәлеләр буыны якташларына мәктәп һәм башка бихисап  игелекле эшләре өчен рәхмәтле.

1993-1995 елларда  Анатолий Самаренкин –  “КамАЗ“ ПО вәкиллеге директоры, 1995-1998 елларда –  “КамАЗ“ ААҖ генераль директоры урынбасары, 1998 елдан –  “КамАЗ“ ААҖнең Казан шәһәрендәге вәкиллеге директоры, “КамАЗ“ ААҖнең сату һәм хезмәт күрсәтү буенча вице-президенты, “КамАЗ“ ААҖ генераль директоры урынбасары, “КамАЗ“ ААҖ генераль директоры киңәшчесе.

– Мелиорация министры постын биләгәндә дә, башка вазифаларда да Анатолий Константинович чуашлар җәмгыятен үстерү өчен күп эшләр башкарды һәм хәзер дә башкара, – дип фикерләре белән бүлеште “Сувар“ республика гәзите мөхәррире Константин Малышев. – Зур җитәкчелек тәҗрибәсенә ия кеше буларак ул Чуаш милли конгрессы, Татарстанда Чуаш автономиясе буенча эшлекле тәкъдимнәр бирә.

Аның киңәшләре үтемле һәм тормышка ашучан. Аның зирәклеге ихтирамга лаек. Минем күзәтүләрем буенча,  ир-атлар олыгайган саен, холыклары үзгәрүгә яки башка сәбәпләр буенча дусларын югалталар. Ә Анатолий Константиновичның дуслары, киресенчә арта гына бара. Үземнең дә шулар исәбендә булуыма ихластан шатланам.

Аның хезмәтен республика җитәкчелеге югары бәяләде һәм бәяли. Ул лаек булган “Мактау билгесе“ ордены, “В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен“ медале һәм  Татарстан  президенты Минтимер Шәймиевнең: “Хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек – чуаш халкының холкына туры килгән сыйфатлар Анатолий Самаренкин шәхесендә ачык һәм якты чагылыш тапкан.  Бәя бирүгә кагылышлы риясызлык безнең уртак эшчәнлегебез  чоры белән  исбатланды“, дигән сүзләре шул хакта сөйли. 

– Самаренкинның Аксубай төбәгендә башкарган игелекле эшләре санап бетергесез. Бер генә күләмле чара да  аның ярдәменнән һәм катнашыннан башка үтми, – дип сөйли Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов. –  Сабан туе, Уяв, Троица ...  Ул торак пунктларны төзекләндерүдә ярдәм итә, бәйрәмнәр үткәрүдә иганәче ярдәме күрсәтә, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына булыша.

Иске Мокшинода гына да аның тырышлыгы белән зыярәт йорты, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск, балалар мәйданчыгы төзелде, зират, чишмә төзекләндерелде, ультра заманча япма белән асфальт юл салынды. Авыл уртасында чиркәү калкып чыкты.

Бәйрәмнәрдә дә, мондый көннәрдә дә чиркәүгә төрле авыллардан кешеләр җыела. Эш табу – авыл җирлегенә хас булган иң төп мәсьәлә. Анатолий Константинович бу проблеманы да игътибарсыз калдырмады. Берничә ел эчендә Иске Мокшинода гөмбә цехы “үсеп чыкты“.

Шуның белән бергә ул үзенең лаеклы хезмәте турында сөйләүдән тыйнак кына тыелып калырга тели. Район халкы һәм шәхсән үз исемемнән Анатолий Самаренкинга чиксез рәхмәт белдерәм, юбилее белән ихластан котлыйм һәм исәнлекле озын гомер телим.

– Без Мюд авыл җирлеге кешеләре, Анатолий Константинович кебек шәхеснең булуына чиксез сөенәбез, – дип сөйли Иске Мокшино мәктәбе директоры урынбасары Татьяна Бикулова. –  Бу кеше үзенең кече ватаны өчен зур эшләр башкарды һәм хәзер дә ярдәменнән ташламый. Анатолий Константинович мәктәп турында да онытмый. Юбилей уңаеннан ул  белем бирү оешмасына спорт инвентаре, музыкаль үзәк һәм җиһаз тупланмасы бүләк итте. Мюд авыл җирлеге халкы исеменнән Анатолий Константиновичка зур рәхмәт белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев