Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аның бәхете – эш һәм гаилә

Иске Тимошкино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елизавета Павлова менә өч дистә елдан артык балаларга төпле белем бирә.

Елизавета Владимировна укытучылык юлын  педагогия училищесын тәмамлагач, 1983 нче елда Сергеевка башлангыч мәктәбендә башлый, аннан соң читтән торып пединститутны тәмамлый.  1987 елда Яңа Тимошкино авылы егетенә кияүгә чыгып, шул авыл мәктәбендә эшен дәвам итә. Елизавета Владимировна бүгенге көндә, укучылар саны азаю сәбәпле, башлангыч сыйныфлардан китеп, чуаш теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта һәм шунда ук китапханәче вазифасын да алып бара.

– Күңелемә шатлык һәм канәгатьлек китергән яраткан эшем, гаиләм булуы белән мин бик бәхетле. Язмыш миңа әйбәт ир бүләк итте. Шуңа мин өемдә дә, эшемдә дә бары тик яхшы кәеф белән, шатланып эшлим, – ди Елизавета Владимировна.

Чынлап та гаиләсе белән бик бәхетле Елизавета ханым. Ире Александр Владимирович белән алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән улларының икесе югары белем алып эшлиләр, гаилә корганнар. Өченче уллары Данила Казан инновация университетында юрист белгечлегенә укый.

Ул һәрвакыт барлык бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алырга да өлгерә. Һәрбер укучыга шәхес итеп карый: аларның күңелен аңлап кирәкле киңәшләрен бирә, үз фәненә кызыксыну уята, яраттыра белә. Үз дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларга чуаш халкының гореф-гадәтләре, мәдәниятына хөрмәт тәрбияли. Һәрбер чарага балаларны җәлеп итеп, аларның белемнәрен үстереп кенә калмый, аларны кеше алдында кыю чыгыш ясарга да өйрәтә.

 – Күпләр, бәлки, ышанмаслар да, әмма мин ял көне дә шау-шулы тәнәфесләрне, балаларның елмаюлы йөзләрен сагынам,–  дип елмая укытучы. 

Югары квалификацияле категориягә ия булган педагог берничә ел дәвамында мәктәп методик берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе булып тора. Аның бүләкләре, грамоталары да бихисап.  2010 нчы елда Елизавета Владимировна Аксубай районы башлыгы грантына ия була,  2014 нче елда Татарстан Республикасының «Безнең яхшы укытучыбыз» грантын ала.

Шулай ук ул Татарстан Республикасының «Белем бирүдәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасына, ә  2018 нче елда  «РФның мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре», «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек булды, шул исәптән Яңа Тимошка авыл җирлегенең хатын-кызлар советы әгъзасы булып та тора.

Фото Елизавета Павлованың шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев