Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аномаль эсселек аркасында Татарстанда 10 урман янгыны теркәлгән

Янгын куркынычы сезоны октябрьгә кадәр озайтылырга мөмкин.

Быел аномаль эсселек аркасында Татарстанда 10 урман янгыны теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аномаль эсселек аркасында, быел республика хакимиятенә кешеләрнең урманнарда булуына дүрт тапкыр чик куярга туры килде, ул әле дә гамәлдә. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 2 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде.

Узган ел җәй дәвамында Татарстанда урманнарга баруга чикләүләр бер тапкыр кертелгән иде. Моңа кадәр өч ел дәвамында мондый чикләүләр кертелмәде. Әгәр төбәктә хәл яхшырмаса, янгын куркынычы сезоны төбәктә октябрьгә кадәр озайтылырга мөмкин.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев