Анна Попова: 1 сентябрь гадәти форматта узар дип өметләнәбез
Белгечләр бер төбәктә дә чикләүләр кертергә туры килмәс дип фаразлый.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова 1 сентябрьнең Россиянең барлык төбәкләрендә дә гадәти форматта узачагына ышаныч белдерде.
Моның өчен бөтен нигез дә бар дип искәртте ул. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Без 1 сентябрь Россиянең барлык төбәкләрендә дә гадәти форматта узар (моның өчен бөтен нигез дә бар) һәм бер генә төбәктә дә ниндидер чикләүләр кертергә туры килмәс дип өметләнәбез», - диде Попова «Россия 1» каналында Наилә Әскәр-задәгә биргән интервьюсында.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев