ҖАНИСӘП-2020 ТАЛИСМАНЫ
18 яшьтән өлкәнрәк район кешеләренең 2020 ел Бөтенроссия халык исәбен алу талисманын сайлау буенча милли бәйгедә катнашу мөмкинлеге бар.
Теләсә нинди объект: кеше, җәнлек, үсемлек, предмет һ. б. быелгысы ел халык санын исәпкә алу талисманы була ала. Алда уздырылган җанисәпнең символы, мәсәлән, футболкасына ВПН-2010 эмблемасы төшерелгән шат бер малай булуын күпләр хәтерлидер.
Каяндыр күчереп алу, билгеле персонажлардагы элементларны куллану регламент буенча тыела. Талисман сурәтендә ВПН-2020 рәсми символикасын кулланырга ярый.
Конкурс эшләрен 10 февральгә кадәр җибәрергә кирәк (Мәскәү вакыты белән 12 сәгатькә кадәр).
Талисман сайлау буенча милли бәйгедә катнашырга теләүчеләргә ВПН-2020 (www.strana.2020.ru) сайтында алдан ук теркәлергә һәм махсус форманы тутырырга, анда эшкә сылтамасын күрсәтергә кирәк; үз эшләреңне instagram битендә урнаштырып, аны @strana2020 актив ссылкасы һәм # талисман_ перепись хештегы белән билгеләп барырга.
Катнашучыларның профильләре барлык кулланучылар өчен дә ачык булырга тиеш. Эшләр .png яки.jpng форматында башкарылырга тиеш.
Җиңүче ике этапта ачыклана: ВПН-2020 сайтында гомуми тавыш бирү юлы белән һәм жюри сайлавы буенча. Икенче этапта шорт-биттәге проектларга бәя бирелә.
Бәйге нәтиҗәләре белән 2020 елның 28 февралендә ВПН-2020 сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми битләрдә танышырга мөмкин. Бәйге буенча мәгълүмат talisman@strana2020.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев