Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Андрей Кондратьев блогерларны Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырды

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе быел күзәтүчеләр арасында йөз блогерның катнашуын әйтте.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау барышындагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Ул комиссиянең экспертлар советына блогерларны да катнашырга чакырды.

«Иҗтимагый күзәтүчеләр арасында йөз блогер катнашты, алар республика Үзәк сайлау комиссиясенең эксперт советына чакырылды. Республикада көн саен сәяси партия һәм кандидатлардан 16 мең күзәтүче эшләде. Татарстанның барлык сайлау участоклары видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырылган иде», — диде ул.

Кондратьев өченче сайлау кампаниясендә катнашкан блогерларга рәхмәт белдерде. «Алар репортажлар алып барды. Экспертлар советы соңгы елда сайлау системасы өчен этәргеч бирә торган мәйданчыкка әйләнде», — Андрей Кондратьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев