Аксубаево
  • Рус Тат
  • Андрей Егоров ике тапкыр район чемпионы булды

    Турнирда җиңү өчен районның иң яхшы шахматчылары көрәште.

    Алар арасында иң танылган спортчылар -  узган елгы чемпион Андрей Егоров һәм ике тапкыр чемпион булган Савелий Купцов бар иде. Аларның икесе дә төрле вакытта шахмат буенча Аксубай җыелма командасы составында Татарстан Республикасының көмеш призерлары булдылар.

    Моннан тыш, күләгәдәге фаворитлар: Спартакиада призеры, клуб кубогы иясе Илнар Гафиятов һәм «Авыл таңнары» турниры җиңүчесе, Тимирясов истәлегенә турнир призеры Алмаз Камилов катнашты. Судья Геннадий Горбунов бу юлы турнирны  Швейцария системасы буенча уздырырга карар итте. – Быел безне 5-6 команда турниры көтә, дип уртаклашты ул. - Һәм мин җыелма командага кандидатлар карыйм.

    Беренче турдан ук Савелий Купцов киеренке уенга түзмәде, ул беренче санлы мәктәптән килгән яшь шахматчыга оттырды. Илнар Гафиятов та берничә турда җиңелүгә дучар булды: Алмаз Камилов белән Андрей Егоров аңардан көчлерәк булуларын күрсәттеләр.

    Ярышлар финишына якынлашканда нәкъ менә соңгы ике уенчы бер-берсеннән һич тә калышмадылар һәм шуңа чемпионат язмышы шәхси очрашуда хәл ителде. Уенның иң хәлиткеч мизгелендә Алмаз вакыт буенча азга гына калышты, шулай итеп, Андрей Егоров икенче тапкыр рәттән район чемпионы булды.

    Алмаз Камилов икенче урынга лаек булды, ул пьедесталда беренче тапкыр гына  булса да, шахматчы әтисенә караганда югары нәтиҗәләргә иреште. Әтисе Азат Камилов 1996 елгы район Чемпионатының бронза призеры булган иде.

    Ә бу турнирда өченче урын өчен берьюлы дүрт уенчы - Савелий Купцов, Илнар Гафиятов, Родион Саттаров һәм Данил Маклаков көрәште. Тәҗрибә булышкан күрәсең, Савелий киеренке көрәштә бронза призны яулады. Бу аның 2012 елдан бирле сигезенче призлы урыны! Әмма рекордлы күрсәткеч әлегә Михаил Водышевта.

    Ул рәттән 9 тапкыр призлы урынны алучы шахматчы. Әлеге чемпионат та район тарихы битендә янә бер якты сәхифә булып калачак.

    ФОто шахмат клубы архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: