Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аналитиклар май аенда бәяләр үсешен 4,7-5,2 процент тирәсендә булыр дип фаразлый

Май нәтиҗәләре буенча Россиядә еллык инфляция 5,7 процент тәшкил итәчәк.

Май нәтиҗәләре буенча Россиядә еллык инфляция 5,7 процент тәшкил итәчәк. Аналитиклар сораштыруы нигезендә РИА Новости төзегән консенсус-фараздан шулай күренә.

Росстат мәгълүматларына караганда, илдә инфляция узган елның июнендә, коронавирус чикләүләрен бетергәннән соң, тизләнә башлаган. Шул ук вакытта рубльның йомшаруы һәм кайбер азык-төлеккә бәяләр арту фонында ул быел март азагына 5,8 процентка кадәр җиткән.

Россия Банкы элегрәк фаразлаганча, быелның икенче кварталында илдә инфляция беренче квартал күрсәткечләренә якын булачак, ә аның тотрыклы үсеше икенче яртыеллыкта көтелә. Ел нәтиҗәләре буенча регулятор бәяләр үсеше темпларын  4,7-5,2  процент диапазонында, ә инфляциянең 4 процент тирәсендәге максатчан күрсәткечкә әйләнеп кайтуын киләсе ел уртасында көтә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев