Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ана капиталы гаилә иминлеге хакына

    Ана капиталы – икенче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелгән дәүләт ярдәме.

    Аксубай районындагы ПФР хезмәтенең әлеге программа буенча эш анализы белән аның җитәкчесе Владимир Тимофеев уртаклаша. –  2019 ел башыннан районда яшәгән 50 яшь гаилә ана капиталына сертификат алды. Татарстан Пенсия фонды 10 меңгә якын дәүләт сертификаты тапшырды.

    Әлеге  Прграмма эшли башлаганнан алып республикабызда ана капиталын бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.

    Гариза белән мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 проценты ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Программа эшли башлаганнан бирле районда 70 тән артык гаилә (ТР буенча 220 мең) торак шартларын яхшырткан. Шулардан 36  гаилә (ТР буенча 190 мең гаилә) ана капиталы белән торак кредитларын тулысынча яки өлешчә каплаган. 34 гаилә (ТР буенча 30 мең гаилә) торак шартларын кредит алмыйча гына яхшырткан.

    Болардан тыш, ПФРның  Аксубай районындагы клиентлар хезмәте  сертификат акчасын балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 3 гаризаны кабул иткән (ТР буенча 18 мең). 2018 ел башыннан программага кертелгән үзгәрешләр капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдерүчеләр санын арттырды. Хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага 3 яшь тулганны көтмичә, аны алуга ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар.

    Нәтиҗәдә: Аксубайда 9 гаилә  ана капиталын балалар бакчасына түләү өчен файдаланды.  Шулай ук 2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә бар. Әлеге хокуктан ел башыннан баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5 тән ким булган гаиләләр файдалана ала.  2019 елда ПФР бүлегенә айлык түләүләр алуга ике гаилә гариза тапшырган (ТР буенча 577 гаилә).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: