Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен биш мең сум түләячәкләр

Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать итте.

Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен бишәр мең сум түли башлыйлар. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте.

«Баласы булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булган һәм өч яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә ай саен биш мең сум түләргә тәкъдим итәм», — диде ул.

Россиядә тәүлек эчендә коронавирус йоктырган кешеләр саны 163кә артты. Илдә 658 кеше авырый, шуларның 29ы сәламәтләнеп, хастаханәдән чыкты.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев