Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җан тынычлыгы өчен бәкегә...

Үзган атнада православие динен тотучылар иң изге бәйрәмнәренең берсе – Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Алдагы көнне дә, бәйрәм көнендә дә районның барлык гыйбадәтханәләрендә дә тантаналы литургияләр, суны һәм чишмәне сафландыру чаралары узды.

Бәйрәм алдыннан Аксубай гыйбадәтханәсенең протоиерее Александр Качаев катнашында Киса авылындагы буада су сафландырылды. Монда купель корылган, боздан тәре ясалган, коенучыларга киенү өчен палатка куелган, купельдан палаткага кадәр арага салам җәелгән иде.Коену урынында  коткаручылар, медицина һәм полиция хезмәткәрләре кизү торды. 

Кичен караңгы төшкәч, Аксубайдан һәм күрше-тирә авыллардан,  Киса авылына, бәйрәм шатлыгын уртаклашырга һәм сафландырылган чыганактан су алырга дип кунаклар килде.

Гыйбадәт тәмамланганнан соң православиялеләрне изге су белән бөркеделәр һәм һәр кешегә тәрене үбү мөмкинлеге бирелде.

 – Бөтен православ динедәге кешеләрне Качману бәйрәме белән тәбрик  итәм. Сезгә сәламәтлек, җан һәм тән тынычлыгы, һәр башлаган эшегездә Ходайның ярдәмен телим, – диде Александр атакай.

Әлеге су чыганагына уннарча христиан динен тотучыларны гаиләләре, балалары белән килгән иде.

– Һәр елны купельга чумам, бу-җанга дәрт һәм ел буена җитәрлек сәламәтлек, – дип шатлыгын уртаклашты Евгений. 

Бәйрәмгә “Каменный овраг”  чишмәсендәге суны да сафландыру чарасы үтте.Монда да йөзгә якын дингә ышанучы сафландырылган суны эчәргә, купельга чумарга, изге суны өйгә алып кайтып йортны ныгытырга – балалар коендырганда һәм хайваннарның су эчу тагарагына әлеге суны кушарга дип килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев