Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Алтын" һәм "көмеш": Аксубай көрәшчеләре район данын яклады

Аксубай көрәшчеләре 2003-2005 елда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Республика турнирында катнашты.

Ярышлар Базарлы Матак авылы спорт залында узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Аксубай көрәшчеләре ике медаль белән кайтты.

Тимур Кондратьев финалда бил алышканда 4:4 исәбе белән Чаллы көрәшчесенә юл биреп, үзенең яшь категориясендә пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.

Турнирның иң яшь көрәшчесе 2006 елгы Илдус Камалов өч тапкыр бил алышуда үзенең 45 килограммлы авырлык үлчәмендә җиңүгә иреште.

Шулай ук Андрей Андреев, Дмитрий Куклин, Алмаз Гатауллин, Никита Михайлов, Станислав Гаврилов, Халит Нурмәтов район данын яклап көч сынаштылар.

Фото спорт мәктәбе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев