Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алтын алка «Барс»та

Яшь хоккейчылар Бөтенроссия ярышларының республика этабында Нияз Хисмәтов һәм Семен Яругин тәрбияләнүчеләре җиңүчеләр булдылар.

Ике көн дәвамында республиканың иң яхшы хоккей командалары арасында «Алтын алка» клубы призына киеренке көрәш барды. Яшь хоккейчылар Бөтенроссия ярышларының республика этабында 2006-2007 елларда туган егетләр катнашты.

Билгеле булганча, хоккей иң матур, әмма катлаулы спорт төрләренең берсе. Балалар да, яшь булуларына кармастан, көчле, түзем булуларын күрсәттеләр.

Турнирның беренче көне күп кенә спорт уеннары җанатарларын җыйды. Аксубайлылар үзләренең «Барс» командасын гына түгел, башка хоккейчылар өчен дә көч биреп тордылар. Җанатарлар саны икенче көнне дә кимемәде. Трибуна тулылана барды: кемнәрдер – үзләренең уллары, оныклары, кемдер сыйныфташлары өчен җан атты, ял көннәрен күңелле итеп үткәрергә карар иткән кешеләр дә бар иде. Боз өстендә барган хоккей ярышлары барлык тамашачыларның да кәефен күтәрде.

Нияз Хисмәтов һәм Семен Яругин тәрбияләнүчеләре бозда үзләрен ышанычлы тоттылар. Алар җитез, көчле булдылар. Алар моңа озак һәм киеренке күнегүләр аша иреште. Егетләр турнирга шәп әзерләнгәннәр.

Күп кенә катнашучылар кубоклар, грамоталар, медальләр алдылар. Кайбыч районы командасы мактаулы өченче урынны алды. Балтач районыннан яшь хоккейчылар турнирның икенче баскычын яуладылар. Ә мәйданчык хуҗалары – «Барс» хоккей командасы җиңүче булды.

Призлы урыннар турнирның иң яхшы уенчыларын ачыклады. Шулай итеп, Инсаф Гиниятуллин (Кайбыч районы) – "иң яхшы капкачы", Михаил Безруков (Аксубай районы) – "иң яхшы сакчы", Зиннур Мотыйгуллин (Аксубай районы) – "иң яхшы һөҗүмче", Азат Мөхаммәтгалиев (Балтач районы) " иң яхшы уенчы" дип табылды.

Турнирны ябу тантанасында Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры урынбасары Сергей Закамский һәм ярышларның баш хөкемдары Михаил Бойцов рәхмәт һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

– Ярышларның нәкъ менә бездә узуы сөендерә. Туган җир безнең командага республикада беренче булырга ярдәм итте. Чөнки җанатарларның көч биреп торулары да зур роль уйный. Тренерларга рәхмәт, сез, үзегезне кызганмыйча балалар белән шөгыльләнәсез. Чыннан да, команда эше көйле булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы.

Җанатарлар күләмле турнирлардагы кебек күп булмаса да, барысы да уеннардан канәгатьлек алды. Башка районнардан килгән кунаклар да ярышлардан да, кабул итүдән дә канәгать калдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев