Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алты төбәктә эшләми торган ял көннәре башланды

Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләрендә һәм Пермь краенда җирле хакимият 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган ял көннәре кабул иткән.

Алты төбәктә - Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләрендә һәм Пермь краенда эшләми торган ял көннәре башланды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мондый карарны җирле хакимиятләр кабул иткән. Барлык субъектларда да ял көннәре 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Узган чәршәмбе Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә пандемия аркасында, Россиядә хезмәт хакларын саклап калып, эшләми торган көннәрнең 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачагын хәбәр иткән иде һәм төбәк башлыкларын бу режимны 23 октябрьдән үк кертергә чакырды. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X