Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алсу Тархановада кабул итүдә

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» төбәк иҗтимагый оешмасының Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова Аксубай районында беренче Депутат кабул итүен үткәрде.

Алсу Абдрахман кызы депутат статусында районда беренче тапкыр булды, әмма аксубайлылар аңа, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый оешмасының Югары Советы башкарма комитеты рәисе буларак, төп эше буенча якын. Аның тарафыннан районда оештырылган вакыйгаларның берсе – Татарстан хәйрия фонды белгечләренең үзенчәлекле балаларны тикшерүе, «Безнең ишегалды» проекты кысаларында ишегалды территорияләрендә яшәүчеләр белән очрашу.

Кабул итүгә кадәр ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов белән бергә мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу җылы шартларда узды. Мәдәният хезмәткәрләре башкарган эшләре, ирешелгән уңышлары һәм казанышлары турында сөйләделәр. Владимир Кононов халык ышанычлысына район үзәгенең бүгенге көндә ничек яшәве турында сөйләде, төзекләндерү эшләренең ничек алып барылуы хакында сөйләде.

Район үзәгендә 2019 елның 1 декабрендә гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча референдумы узачак, дип билгеләп үтте.

– Үзара салым – ул – балалар мәйданчыкларыннан алып, юллар төзү, урамнарны яктыртуга кадәр, авыл территорияләре проблемаларын хәл итүдә Татарстан хөкүмәте ярдәменнән файдалануның реаль мөмкинлеге. Сез җыйган бер сум акча дүрт тапкырга арта. Хөкүмәт программасы гамәлдә булганда аннан файдаланып калырга кирәк, – дип очрашуга йомгак ясады Алсу Абдрахман кызы.

Депутат кабул итүе үзәк китапханә бинасында узды. Кабул итүгә районның төрле почмакларында яшәүчеләр килде. Яңа Баланда кешесе юлсызлык проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Аксубайлылар депутаттан район үзәгендә Сөлчә елгасы аша плотина төзүдә ярдәм сорадылар. Такталыдан килгән ханым авылга керү юлыннан мәчеткә кадәр юл салу, яктырткычлар кую мәсьәләсен күтәрде.

Түбәнбаландалылар авылда күп урынлы клуб төзүдә ярдәм сорап килгәннәр – хәзерге клуб базасында Рус милли үзәге эшли, монда массакүләмле чаралар уза, клуб барлык тамашачыларны да, кунакларны да сыйдыра алмый. Газлаштыру мәсьәләсе – Урмандеево авыл җирлегенең Сосновка авылы халкы өчен кискен проблема. Бу районда газ килмәгән бердәнбер торак пункт. Авыл халкы депутатка мәсьәләне хәл итүне тизләтүдә ярдәм сорап килгән.

Районның битараф булмаган кешеләренең берсе, Биләр чишмәсенә бару юлы уңайлырак булсын өчен, Аксубай һәм Алексеевск районнары арасында юл төзү мәсьләсен җиткерде. Алсу Тарханова кабул итүгә килүчеләрнең барысын да игътибар белән тыңлады һәм аларның мөрәҗәгатьләрен алга таба эшкә алды. Чөнки кайбер мәсьәләләр бер көн белән генә чишелми – җавап бирү өчен тиешле хезмәтләрне һәм ведомстволарны җәлеп итәргә, депутат соравын рәсмиләштерергә һәм барысын да нечкәлекләренә кадәр өйрәнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев