Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Алсу Тарханова Аксубай медикларына пандемиягә каршы көрәштә күрсәткән хезмәтләре өчен роза гөлләре бүләк итте

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» РОО Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова эш визиты белән Аксубай районында булып китте.

Визит программасында Аксубай район үзәк хастаханәсендә булу да планлаштырылган иде – Алсу Абдрахман кызы район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов белән очрашты. Баш табиб белән сөйләшкәндә ул коронавирус йогышы ситуациясе белән кызыксынды һәм пандемия чорында медикларга күрсәткән хезмәтләре өчен зур кәрҗин белән чәчәкләр тапшырды.

Депутат медицина хезмәткәрләренең эшен эчке яктан яхшы белүе турында сөйләде. Чөнки аның беренче һөнәре – медицина хезмәткәре. Ул Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң шул ук районда авыл фельдшеры булып эшли башлый, аннары Чистай шәһәр хастаханәсендә һәм Түбән Камада "Ашыгыч ярдәм" станциясендә эшли.

erid: 2Vtzqw6pLty

– Хәзерге пандемия шартларында медицина хезмәткәрләренең хәлен бик яхшы аңлыйм. Бу – психологик һәм физик йөкләнеш. Тәүлек әйләнәсе мондый авырулар янында булу йөз процентлы чир йоктыру куркынычытудыра. Аларның оптимизмын, тынычлыгын һәм сәламәтлеген ничек саклап калуларына гаҗәпләнәсе генә кала, – дип сөйләде Алсу Абдрахман кызы. – Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, аларның барлык чараларны да күрүләрен яхшы аңлыйм, тик медикларның да зарарлану очраклары бар. Аларга хезмәтләре, батырлыклары өчен зур рәхмәтләремне белдерәм. Бу, чыннан да, бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә шундый шартларда эшләү - батырлыкка тиң. Медицина хезмәткәрләренә, аларның якыннарына иң мөһиме – сәламәтлек телим, чөнки аларга да шулай ук һәм авыру йогу куркынычы бар. Пандемия белән бәйле бу хәлнең мөмкин кадәр тизрәк һәм югалтуларсыз тәмамлануын телим. Мин бүген кешеләр сәламәтлеге сагында торган, үзләренең гомерләрен аямыйча бу мәкерле авыруга каршы көрәшкән медицина хезмәткәрләренә хөрмәт йөзеннән, аларның кәефләрен күтәрү, тормышларына ниндидер рухлану кертер өчен роза гөлләре алып килдем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев