Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алинәнең супер җиңүе

Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алинә Фәезова җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиада призеры булды.

Исегездәдер, Алинә  районга төбәк этабында җиңү алып килгән иде. Ә күптән түгел генә Бөек Новгород шәһәрендә мәктәп укучыларының җәмгыять белеме буенча бөтенроссия олимпиадасының төгәлләү этабы үтте. Россиянең 60 төбәгеннән иң эрудицияле 230дан артык бала мәктәп программасыннан тыш темалар буенча үз белемнәрен күрсәттеләр. Алинә дә бирешмәде, биш көнгә сузылган сынауларны лаеклы үтеп, бөтенроссия призеры булды. Аның уңышлары белән укытучысы, мәктәбе, район һәм республика горурлана.
Остазы Татьяна Удиярованы һәм әти-әнисе Фәридә һәм Гомәр Фәезовларны котлап, аның үзе белән әңгәмә корабыз.
–Олимпиада сиңа нинди мөмкинлекләр бирә?
– Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры Дипломы олимпиада фәне профильле булып саналган югары уку йортына юнәлеш буенча имтиханнарсыз укырга керү мөмкинлеге бирә.
– Мәктәпне тәмамлаганнан соң нәрсә эшләргә җыенасың? Киләчәктә үзеңне кем буларак күрәсең?
– Мин белем алуымны дәвам итеп, югары уку йортына укырга керергә планлаштырам һәм, әлбәттә инде,  кешеләргә кирәкле һөнәрне үзләштерү өчен кирәк булган гыйлемемне үстерәчәкмен. Тиздән  күңелемә хуш килгән факультетта белем алучы студент булырмын дип уйлыйм һәм үземнең белемемне тагын да үстереп, төрле юнәлешләр буенча үсеш алырга телим. 
– Киләсе елда олимпиадаларда мәктәп данын яклаячак укучыларга теләкләрең нинди?
–  Укучыларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, иң мөһиме – һәрвакытта да үзеңнең көчеңә ышанырга, чөнки бу олимпиадаларда, гомумән, теләсә нинди көндәшлекле ярышларда катнашканда бик тә әһәмиятле роль уйный. Тагын шуны билгеләп үтәсем килә: олимпиада – ул һәрвакытта да фәнне тирәнтен өйрәнү, әгәр кеше фәнне ярата икән, ул аңа кызыклы булачак. Олимпиаданың асылы нәкъ менә шуннан тора да: белү генә аз, шулай ук фәнне яратырга һәм аңларга да кирәк. Беркайчан да ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмәскә, һәрвакыт белемгә омтылырга һәм үзаңны үстерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев