Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алга таба да сынатмаска!

Аксубай көрәшчеләренең спорт елы уңышлы башланды.

Самара өлкәсенең Шенталы районында абыйлы-энеле генерал Сидоровлар призына Чуаш  милли көрәше буенча Төбәкара турнир үтте. Абруйлы бил алышуларда Ульян, Самара өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстан спортчылары катнашты. 

Александр Скворцовта тәрбияләнгән спортчылар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар һәм биш алтын, бер бронза бүләк белән кайттылар. Үзләренең авырлык категорияләрендә  Аксубайның 3 нче  мәктәбеннән Адел Садыйков, Дмитрий Белов, Аксубайның 1 нче мәктәбеннән Ильяс Вафин, Татар Майнасы мәктәбеннән Илдус Камалов, Савгач мәктәбеннән Тимур Кондратьев беренче урыннарны яуладылар.

1 нче Аксубай мәктәбеннән Иван Куклин өченче урынны алды. Көрәшчеләр грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Турнирга баруда спортчыларның әти-әниләре ярдәм итте. Афәрин, көрәшчеләр!

Фото Александра Скворцова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев