Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

алга карап эш итәләр

Кырларда карлар эреп беткәнче, барлык тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары эшкә әзер булырга тиеш.

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. “Аксубай” агрофирмасы тарихында  бу икенче кампания. Шуңа бәйле рәвештә, әзерлек стадиясенең ничек булуына карап, уңышның ничек баруына чамаларга була.

– Безнең алда 10 апрельгә барлык техниканы әзерлек сызыгына кую бурычы тора, – ди агрофирма җитәкчесе Әсгать Габдуллин. Бүгенге көндә тракторларның 80 проценттан артыгы әзер. Чит ил тракторлары ремонтланды (ремонт өчен 5 миллион сум акча бүлеп бирелде), илебездә җитештерелгән тракторлар өчен 3 миллион сумлык запас частьләр кайтарылган. Тагын дүрт өстәмә трактор алынды. Барлыгы төрле маркадагы 60 берәмлек трактор бар.

Шуларның 15е терлекчелек объектларына беркетелгән. Асылмалы техника 100 процентка җайга салынган. Шул исәптән алты чәчкеч агрегаты, 25 культиватор, биш йөзгә якын тырма бар. Ремонт эшләре Дәүләт техник күзәтчелеге таләпләре нигезендә башкарылды.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, һәр бүлек өчен  тагын ике ашлык төяүгеч сатып алынган.

- Быел шулай ук яңа агрегат-сиптергеч сатып алдык. Ул беренче көннән үк культураларны тукландыруда катнашачак. 25 берәмлек 1221 маркалы трактор, Нью Холланд, ике ХТХ КамАЗы әзер. Капиталь ремонттан соң К-700 тракторы үзенең эш сәгатен көтә. Узган елның язында,  техник арсенал буенча хәл бик катлаулы булды, шуңа да карамастан, алар куелган  бурычны үтәделәр, – дип уртаклаша Әсгать Габдуллин. - Хәзер вәзгыять уңай – шулай булгач ышаныч белән алга карарга була. Өстәвенә, безнең механизаторлар составы көчле. Коллективның күпчелеген зур тәҗрибәле кешеләр тәшкил итә. Калганнары яшь һәм яңа килүчеләр. Без кешеләргә лаеклы хезмәт хакы түләп , хезмәтне дөрес оештырып аларның ышанычын яуларга тырышабыз.

Эшнең конкрет планы төзелгән, җитештерү процессының технологик чылбыры язылган. Бу хуҗалыкны алып баруда  заманча ысул. Һәр механизатор кайчан, нәрсә эшләргә кирәклеген яхшы белә. Ә быел эшләнәсе эшләр бик күп.

 ” Аксубай” агрофирмасының мәйданы 12900 гектарда булган җире бар. Ике мең ярым гектар мәйданны көзге культуралар  биләп тора. Язын 700 гектарда арпа, 500 гектарда сабан бодае, 300 гектарда солы чәчү планлаштырыла. Шулай ук югары табыш китерүче яңа   культуралар: 350 гектарда көнбагыш, 200 гектарда рапс чәчәргә планлаштырыла. Әлеге культуралар уңышын сатудан кергән акча предприятие үсешенә, финанс мәсьәләләрен хәл итүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев