Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгать итте

Татарстан Республикасы коррупциягә каршы технологияләр һәм институтларны гамәлгә кертү буенча лидер санала, диде Премьер-министр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгате чыкты.

«Ел саен 9 декабрьдә БМО Генераль ассамблеясе карары нигезендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы коррупциягә каршы технологияләр һәм институтларны гамәлгә кертү буенча лидер санала.

Бүгенге көндә республикада «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы эшли. Программага 121 чара кергән. Анда араларында дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар булган 100 дән артык башкаручы катнаша.

Программаның төп максаты — коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү (кисәтү), коррупциягә каршы шартлар тудыру, җәмгыятьтә бу күренешкә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Ел саен махсуслаштырылган коррупциягә каршы программа буенча 33 проценттан ким булмаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү уза.

Юридик яктан чисталыкны тәэмин итү өчен барлык эшләнә торган норматив хокук актлары коррупциягә каршы экспертиза уза.

Коррупциягә каршы белем бирү һәм коррупциягә каршы пропаганда максатларында зур эш алып барыла. Массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы юнәлтелгән материаллар басыла, шул исәптән телетапшырулар һәм радиосюжетлар эшләнә.

Коррупциягә каршы эшчәнлек даими үсештә һәм профилактикалауның яңа ысулларын эзли, шул ук вакытта социологик тикшеренүләр нигезендә коррупция турында халык фикере дә исәпкә алына.

Республикада коррупция күренешләрен бетерү максатында дәүләт программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру гаммәви хакимият органнары һәм җәмәгатьчелекнең уртак максатчан һәм килешеп эшләү юлы белән генә мөмкин», диелә текстта.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев