Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Александр Заварихин истәлегенә игълан ителгән бәйге форматын үзгәртә

«Сельская новь» район газетасының элеккеге мөхәррире Александр Заварихин истәлегенә багышланган «Мой Татарстан, свою Россию я не покину никогда» шигырьләр бәйгесе шагыйрьнең якыннары һәм дуслары үтенече буенча 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Редакция коллегиясе шулай ук бәйгедә катнашучыларның яшь категориясен дә күтәрергә карар итте. Анда 18 яшьтән алып катнашырга мөмкин.

Шигырьләр тематикасы – туган төбәк, мәхәббәт лирикасы, патриотик юнәлештәге шигырьләр. Хикәяләү теле – русча.

Эш күләме А-3 форматындагы ике биттән артмаска тиеш, шрифт күләме – 12.

Бәйгегә тәкъдим ителгән материалда авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм элемтә өчен телефон номеры булырга тиеш.

Эшләр selnew@mail.ru электрон почтага кабул ителә, хат темасында “Бәйге” сүзен күрсәтергә кирәк. Бәйгедә редакция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре әгъзалары катнашмый.

Оештыру комитеты карары буенча сезнең шигырьләрегез район газетасында басма версиядә басылып чыгарга мөмкин.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2022 елның 6 июнендә, 11.00 сәгатьтә ТР, Аксубай районы, шт Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча район газетасы редакциясендә узачак.

Бәйгене үткәрү сроклары: 2022 елның 1 маеннан 6 июненә кадәр.

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев