Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Александр Лодоркин тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия ярышларында көмеш медаль яулады

Аксубай тренеры Александр Лодоркин футболчылары командасы Самара шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында катнашты.

Беренче раундта “Аксу” (Аксубай) командасы ”Кошелев сити” (Самара) командасын 2:0 исәбе белән җиңде, икенче уенда, кызганычка каршы, “Газовик “ (Петровск) командасына 0:3 исәбе белән оттырды. Әмма өченче уенда безнең егетләр “Талант” (Бөгелмә) командасын 6:0 исәбе белән җиңделәр.

Нәтиҗәдә, “Аксу” командасы төркемдә икенче урынны алды һәм финалга чыкты, анда “Лидер” командасын 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште, Уфа командасын да 3:1 исәбе белән җиңде. Әмма өченче, хәлиткеч уенда Аксубай футболчылары “Кошелеф сити” хуҗалары командасына 0:1 исәбе белән оттырды. Нәтиҗәдә, Бөтенроссия ярышларының көмеш медальләрен яуладылар!

Бу малайлар өчен дә, тренер өчен дә, яшь футболчыларның әти-әниләре өчен дә зур уңыш.

Балалар зур шәһәрләр командаларын җиңәргә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Һәм алар, һичшиксез, исемнәре атап үтелүгә лаек. Болар - Роман Саттаров, Данил Семенов, Рүзәл Сәйфуллин, Роман Степанов, Игнат Кондрашев, Самат Шәфигуллин, Кирилл Лукин, Семен Николаев, Матвей Лодоркин, Ярослав Шафеев.

Тренер билгеләп үткәнчә, бу сәфәр малайларның әти-әниләренең финанс ярдәменнән башка узмас иде. Һәм аларга яшь чемпионнарны тәрбияләүдә аңлау һәм үзара ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X