Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алдынгы тәҗрибә үрнәк алуга лаек

Районның терлекчелек объектларында сөт терлекчелегенең продуктлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр дәвам итә.

СӨТ КОМПЛЕКСЫНДА ЭШ КӨНЕ

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, зооветеринария хезмәтләре вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре «Аксу Агро» ҖЧҖ сөтчелек комплексында булдылар, савым барган корпусларны һәм яшь бозаулар асралган бүлмәләрне карадылар. Бүгенге көндә «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөт комплексы савым буенча иң нәтиҗәле санала.

Монда һәр көнне 34 тоннадан артык сөт савып алалар. Һәр сыерга тәүлеклек уртача савым 23,4 килограммга кадәр җитә. Бу – районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң югары күрсәткеч.

Семинарда катнашучылар малларны асрау шартлары белән таныштылар, комплекс хезмәткәрләре белән аралаштылар, терлекләр өчен “өстәл” әзерләнгән цехта булдылар. Комплекста ашату процессына аерым җитдилек белән якын киләләр. Рационда сыерларның югары продуктлылыгын саклап калырга мөмкинлек бирә торган сыйфатлы, балансланган азыклар кулланыла.

ИЛЬЯС СӨЛӘЙМАНОВНЫҢ ЭШ ТӘҖРИБӘСЕ

Зооветеринария хезмәте белгечләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары Яңа Ибрайда районның иң алдынгы фермерларының берсе Ильяс Сөләймановның терлекчелек объектында булдылар. Аның хуҗалыгында 156 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 80 баш савым сыеры.

Малларны тәрбияләү шартлары яхшы. Ильяс Сөләйманов КФХсында савым фермер хуҗалыклары буенча иң югарысы. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 22-23әр килограмм сөт савып алалар. Югары продуктлылык – фермерның максатка юнәлешле эш нәтиҗәсе. Биредә терлекләр рационында составында югары энергияле элементлар булган моноазык кулланыла.

Терлек азыгының факттагы туклыклы булуына анализны Нидерланд фирмасы вәкилендә үткәрә. Фермерлар асрау шартларын бәяләделәр, үзләре өчен үзләштерергә мөмкин булган моментларны игътибарга алдылар. Семинарда катнашучылар шулай ук эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше – ат асрау белән таныштылар.

– Ильяс Сөләйманов фермерлык эшчәнлегендә күпкә иреште, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Ул алдынгы, прогрессив якын килеп эш итә торган кеше, хуҗалыкта эшне ничек алып баруда аннан өйрәнергә мөмкин. Фермер ирешелгәннәр белән генә тукталырга җыенмый. Нияте – 200 баш терлеккә исәпләнгән заманча, роботлаштырылган ферма төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев