Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алдынгы механизаторлар бүләкләр алдылар

Районда чәчү эшләре кампаниясе ахырына якынлаша. Игенчеләр, катлаулы һава торышы шартларында тырышып эшләп, югары профессиональлек күрсәттеләр.

Чәчү эшләре нәтиҗәләре буенча район җитәкчелеге иң уңган механизаторларны бүләкләргә карар кылды. Алдынгы механизаторлар: «Аксу Агро» ҖЧҖдән – Мәкъсум Гыйззәтуллин, Рәфис Гыйззәтуллин, Рамил Гатауллин; «Волжская» предприятиесеннән – Алексей Елендеев, Камил Хәсәнов, Илдар Хөснетдинов; «Волга-Селект»тан – Николай Копонев, Ришат Гатин; «Аксубай» ҖЧҖдән – Илүс Исмәгыйлев, Олег Мадюков, Платон Петров, «Актай» ҖЧҖдән Николай Тихейкин, Сергей Прописнов язгы кыр эшләре кампаниясе башланганнан алып чәчү, туфрак әзерләү буенча агрочараларны үткәрүдә иң югары күрсәткечләргә ирештеләр.

«Волжская» ҖЧҖнең язгы чәчү кампаниясе алдынгыларын бүләкләү өчен район башлыгы Камил Гилманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин килде. Туктаусыз яуган яңгыр аркасында кырларда техника эше туктатылды. Чәчү агрегаты белән идарә итүче Алексей Елендеевны, тырмалауда эшләүче Камил Хәсәновны, чәчүлекләрне тукландыручы Илдар Хөснетдиновны машина паркында бүләкләделәр.

Район җитәкчесе игенчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Сез катлаулы шартларда эшләдегез һәм уңышка ирештегез, – дип ассызыклады ул. – Үзегезгә йөкләнгән бурычны намуслы үтисез. Районның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән хезмәт өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алга таба да сезгә хезмәт казанышлары, иминлек һәм бәхет телим.

Камил Гилманов һәр механизаторга Рәхмәт хатлары һәм конкурс шартлары буенча тиешле призлы суммалар тапшырды.

– Быел биредә чәчү эшләре аерым шартларда бара – хуҗалык бер инвестордан икенчесенә күчте, – дип билгеләп үтте район башлыгы. –Игенчеләр коллективы биредә һәрвакыт тырыш һәм эшкә сәләтле булуы белән аерылып торды. Хезмәтчәннәр басу-кырларда көйле, оста эшлиләр. Нәтиҗәдә, иртә чәчелә торган бөртекле культуралар игүне төгәлләделәр диярлек, чиратта соңрак утыртыла торган культуралар. Кыр эшләре районның башка хуҗалыкларында да актив бара. Басуларның уңдырышлылыгы өчен игенчеләр тарафыннан барысы да эшләнгән, дым да җитәрлек. Уңышның мулдан булуын гына көтәсе калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев