Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алдакчылардан сакланыгыз

    Чираттагы аксубайлы алдакчылар тозагына эләккән. Һәм кабат сату-алу сайты аша.

    Аксубайлы әле гыйнварда ук ана умарта кортларын сатып алырга тели һәм интернет челтәрендә белдерүләр эзли. Яраклыны таба һәм анда күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Сатып алучы канәгать кала: ул баштан 20 мең сум акчасын күчерергә һәм калганын май аенда түләп бетереп шунда ук заказны алырга риза була. Килешенгән 40 мең сумны түләп тә посылкасы килмәгәч, полициягә мөрәҗәгать итә.

    – Бу инде ел башыннан алдау факты буенча 5 нче җинаять эше, – дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Эльза Алмакаева. – Зур күләмнәрдә алдау мәгълүмати һәм техник яктан оста булган, кешегә психологик тәэсир итүче затлар тарафыннан кылына, шуңа күрә интернетта сату-алудан сак булыгыз. 

    Тикшерүче кирәкле әйберләрне тикшерелгән интернет-ресурслардан гына сатып алырга һәм посылканы кулга алганнан соң гына түләргә киңәш итә. Һәрберебезнең өлкән яшьтәге туганнары, күршеләре, дуслары бар, аларга алдау очраклары турында ешрак сөйләргә һәм шулай ук чит кешеләрне өйгә кертмәскә, аларга акчалар күчермәскә, банк карталарын һәм документларны кулларына бирмәскә дип тә кисәтергә кирәк.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: